Башлангыч бәяләүләр буенча, 2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында федераль бюджетның төп күрсәткечләрен үтәү түбәндәгечә булган:
- кергән керемнәр күләме - 17 922 889,0 млн сум яки «2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына федераль бюджет турында» Федераль закон (алга таба - Федераль закон) белән расланган федераль бюджет керемнәренең гомуми күләменә 95,5%.
- чыгымнарны үтәү - федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының гомуми күләменә 16 479 212,1 млн сум яисә, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, федераль бюджетның җыелма бюджет язмасына 70,3%-ка;
- профицит - 1 443 677,0 млн сум.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы сайтында бюджет проектын төзү/бюджет проекты һәм аңа материаллар бүлегендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары кабул иткән карарлар нигезендә 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бирелә торган салым ташламаларын (салым чыгымнарын) бәяләү турында белешмәләр урнаштырылды.
Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы юлламасы булды.
«Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы салым түләүчеләр салымнар түләүдән азат ителде.
Бөтендөнья банкы 2021 елда Россиянең тулаем эчке продукты үсеше буенча фаразын 3,2% тан 4,3% ка кадәр яхшыртты, диелә Европа һәм Үзәк Азия икътисады турындагы оешманың докладында.
Бүген республиканың Министрлар Кабинетында муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды, анда 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына ТР берләштерелгән бюджеты проекты турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, паралмент депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың муниципаль районнары башлыклары катнашты.
Татарстан Президенты республика парламентына бюджет Юлламасын кертте. Республиканың төп финанс документы ничек эшләнгән, бюджет сәясәтендә нинди яңалыклар бар? Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллинга «ВТ» хәбәрчесе әнә шундыйрак сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Иртәгә, 6 октябрьдә, 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2022-2024 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразын карау буенча киңәшмә-видеоконференция узачак.
РФ икътисадын торгызу башка илләр белән чагыштырганда динамиграк рәвештә бара, тулаем алганда, без бик яхшы күренәбез, дип белдерде финанс министры Антон Силуанов.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы салым чыгымнары исемлеген төзү һәм салым чыгымнарын бәяләү тәртибен раслау турында" 2019 елның 13 сентябрендәге 831 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы салым чыгымнарының нәтиҗәлелеген бәяләү буенча эш башкарылды.