Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында М-12 трассасын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе мәйданчыгында узды. Утырышта шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов та катнашты.
2021 елда Татарстан Республикасында 2 млн. 670 мең кв. м. торак төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә әлеге күләмнең 16,5% ы төзелгән инде
Россия Финанс министрлыгы югары үзле нефть ятмаларын эшкәртү һәм аларда мәшгульлекне саклау өчен озак сроклы стимуллар тудырачак. Бу хакта Дәүләт Думасының Энергетика буенча комитетының Коми шәһәрендә узган күчмә киңәшмәсендә статс-секретарь - финанслар министры урынбасары Алексей Сазанов хәбәр итте, анда нефть тармагына салым мәсьәләләре турында фикер алышынды.
Балалы гаиләләрнең шәхси йортлар төзелешенә ташламалы ипотека рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Хөкүмәт карарының мондый проектын Россия Финанс министрлыгы иҗтимагый фикер алышу өчен әзерләде һәм урнаштырды.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы вәкилләре катнашты.
Узган елда 2021-2023 елларга бюджет, салым һәм таможня-тариф сәясәтенең төп юнәлешләре расланды. Документ килеп туган икътисадый ситуацияне исәпкә алып эшләнде һәм пандемиядән соң эшлекле активлыкны торгызу өчен шартлар тудыруга, шулай ук озак сроклы структур үзгәрешләргә юнәлдерелде.
Бүген Дәүләт Советы депутатлары ТР Бюджет кодексына үзгәреш кертү турында республика закон проектын кабул итте. Документ федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.
Бүген Дәүләт Советы утырышында «Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты каралды.