ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 14 декабренә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне COVID-19 йогышының югары куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәлнең тотрыклануына кадәр күчерелә.

Гражданнарны кабул итү датасын күчерү турында карар Россия Федерациясе Хөкүмәте тәкъдиме нигезендә кабул ителде.


3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

3 декабрь көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу – мөмкинлекләре чикле, әмма чиксез сәләтләре һәм талантлары булган кешеләр көне.

Бүген Татарстан Республикасында 293,5 мең инвалид кеше яши, алар арасында 16 меңгә якын инвалид балалар. Аларны вакытында һәм уңышлы тернәкләндерү, адаптацияләү һәм социальләштерү, тулы һәм кызыклы тормыш өчен лаеклы шартлар булдыру – безнең бурыч.


1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Финанс министры Антон Силуанов һәм Министрның беренче урынбасары Леонид Горнин сишәмбе, 1 декабрьдә Россия субъектлары губернаторлары һәм вәкилләре белән Финанс елын төгәлләү һәм төбәкләр бюджетларының баланслылыгын тәэмин итү турында фикер алышты.

Төбәкләрнең йөкләмәләре үтәлешенә контрольне Президент Владимир Путин йөкләде.

Россия Финанс министрлыгы агымдагы елда таҗлы вирус инфекциясен ачыклауда һәм дәвалауда ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләрне гамәлгә ашыруга субъектлар бюджетларының баланслылыгын тәэмин итү чараларына ярдәм итү өчен 10 млрд сум күләмендә акча күчерде.


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткәрелде.

Россия Финанс министрлыгы комплекслы үзгәрешләр әзерләде, алар үз-үзләренә эшләүче гражданнарның дәүләт компанияләре сатып алуларына керүен киңәйтүне һәм сатып алу процессын алга таба автоматлаштыруны күздә тота. Әлеге үзгәрешләр Хөкүмәт тарафыннан расланды.


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы депутатлары «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын кабул итте. Беренче укылышта документ 29 октябрьдә кабул ителгән иде.


25
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә ел саен билгеләп үтелә торган Ана көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Министрлык хезмәткәрләренең балаларының эшләнмәләре һәм рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды.

2020 елның 14 декабрендә 12.00 дән башлап кичкә сигезгә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гомумроссия Гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында гражданнарны түбәндәге адрес буенча кабул итәчәкләр: Пушкин урамы, 37нче йорт.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 9 ае йомгаклары буенча республикада алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International