ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның гыйнвар-июль айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен $ 40,34, 2019 елның гыйнвар-июлендә - $ 65,27 баррель күләмендә формалашкан.

Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2020 елның июлендә баррель өчен $ 43,91 күләмендә формалашкан, бу 2019 елның июлендәге белән чагыштырганда 1,4 тапкырга түбәнрәк ($63,34 баррель өчен).

Фонд советы тарафыннан, ЕФСР грантларын финанслау өчен, СOVID-19 кабынышына оператив җавап бирү мөмкинлекләрен арттыру максатларында, сәламәтлек саклау өлкәсендә проектларны чираттан тыш сайлап алуны уздыру турында карар кабул ителде. Грантлар җан башына милли керем түбән булган илләргә биреләчәк.

Россия Финанс министрлыгы белән Россия-Кипр килешүенә дивидендлар һәм процентларга карата салымны арттыру өлешендә икеләтә салым салуны булдырмау турында үзгәрешләр кертү буенча сөйләшүләр алып барылды.


27
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Шәхси финанслар белән бәйле темалар буенча иң яхшы журналистлык эшенә «Финанслар белән дуслык» IV Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү башлана. Конкурс Россия Финанс министрлыгының  «Россия Федерациясендә халыкның финанс белеме дәрәҗәсен арттыруга һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм итү» проекты кысаларында оештырыла. Гаризалар 2020 елның 27 августына кадәр кабул ителәчәк.


24
июль, 2020 ел
җомга

Бүген финанс һәм салым органнарының, тармак министрлыкларының, муниципалитетларның һәм предприятиеләрнең уртак эшен активлаштырырга, шулай ук бюджетка керемнәрне планлаштырылган күләмнәрдә мобилизацияләү буенча барлык чараларны күрергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә хәбәр итте.

Агымдагы елның 6 аенда 105,2 млрд. сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр тупланды. Бу турыда бүген 2020 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә чыгышы барышында Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

Бүген финанс һәм салым органнарының, тармак министрлыкларының, муниципалитетларның һәм предприятиеләрнең уртак эшен активлаштырырга, шулай ук бюджетка керемнәрне планлаштырылган күләмнәрдә мобилизацияләү буенча барлык чараларны күрергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә хәбәр итте.

20 июльдә Россия Президенты тарафыннан Бюджет кодексына һәм җирле үзидарә турында законга үзгәрешләр кертү хакында федераль законнар имзаланды, алар Россия Федерациясендә инициатив бюджетлаштыруның хокукый нигезләрен ныгытуга юнәлдерелгән.

Инициатив бюджетлау институты уңышлы үсеш ала һәм инде 30 елдан артык дөньяның 80 илендә гамәлгә ашырыла. Финанс министрлыгы 2015 елда ук Россия тәҗрибәсендә "инициативалы бюджетлау" терминын кертте. Бу Россиядә булган төбәк һәм муниципаль тәҗрибәләрне берләштерергә мөмкинлек бирде. Үзгәрешләр тиешле хокукый нигез булдыра һәм муниципаль инициативалы проектларны үстерү өчен өстәмә импульс бирәчәк.


23
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

РФ субъектларының тупланган бюджетларын соңгы айда үтәү турындагы беренчел мәгълүматлар төбәк керемнәре белән вәзгыятьнең яхшыруы турында сөйли.

 Төбәк бюджетларына керү күрсәткечләре яхшыра. Салым керемнәре керүнең соңгы айда кимүе узган елның шул ук чорына карата 9% тан 7% ка кадәр кимегән. Хәлнең тотрыклануы 67 төбәктә күзәтелә (80% ка якын). Беренче яртыеллыкта төбәк бюджетларына 5 трлн сумга якын (4,869 трлн. сум) килде.

2020 елның 21 июленнән 22 июленә кадәр Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан Федераль казначылык базасында видео-конференц-элемтә режимында «2021-2023 елларда Россия Федерациясендә бюджет сәясәтен һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне төзүгә төп алымнар» темасы буенча Россия Федерациясе субъектларының финанс бүлекләре җитәкчеләре белән Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International