ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

РФ төбәкләренең берләштерелгән бюджетларының соңгы айда үтәлеше турындагы беренчел мәгълүматлар төбәк керемнәре буенча хәлнең яхшыруы турында сөйли. Төбәк бюджетларының керемнәре арта. Салым керемнәре керүнең соңгы айда кимүе узган елның шул ук чорына карата 9% тан 7% ка кадәр кимегән. Хәлнең тотрыклануы 67 төбәктә күзәтелә (80% ка якын). Беренче яртыеллыкта төбәк бюджетларына 5 трлн сумга якын (4,869 трлн. сум) килде.

РФ Хөкүмәте 2019 елдан бюджетара трансфертлардан файдалануның үтә күренмәлелеген һәм нәтиҗәлелеген арттыру, акчаларны төбәкләргә җиткерүне тизләтү буенча эш алып бара. Нәтиҗәдә бюджетара трансфертларның 94%ы 2019 ел ахырында бюджет турындагы канунда бүленгән. Ә акчаларны вакытында тоту өчен төбәкләр әле ел башына кадәр үк килешүләр төзегән иде, аларның күп өлеше - субсидияләр буенча гомуми санның 99,7%ы һәм башка бюджетара трансфертлар буенча 80%ка якыны.


22
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Төбәк бюджетларының керемнәре кимүен каплау һәм аларның тотрыклылыгын тәэмин итү өчен аларга финанс ярдәме күрсәтелә. Әлеге максатларга РФ Хөкүмәте тарафыннан 300 млрд сум каралган.

Финанс ярдәменең беренче өлеше инде бүленгән, ул 100 млрд. сум тәшкил итә һәм РФ 56 субъектына май ахырында бирелгән.


21
июль, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 21 июлендә РФ Президенты «2030 елга кадәр милли үсеш максатлары турында» Указга кул куйды.

«Һичшиксез, үсешнең милли максатлары - Хөкүмәт эшчәнлегенең өстенлеге ул. Президент куйган бурычлар - милли максатларга туры килә торган министрлыклар һәм ведомстволар эше өчен күрсәткечләрне билгеләү», - дип шәрехләде РФ финанслар министры А.Г.Силуанов.

Россия Финанс министрлыгы әзерләгән социаль заказ турындагы законнар пакеты үз көченә керде, ул социаль өлкәдә дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән (сәламәтлек саклау, социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү, физкультура, спорт һәм туризм).

Кануннар бюджет даирәсе реформасының дәвамы булып тора һәм дәүләтнеке булмаган оешмаларны бюджет акчалары исәбеннән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Кануннар дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар өчен тигез эш шартлары тудыра.


20
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.    

Директорлар советы 2020 елның беренче яртыеллыгында компаниянең бюджеты үтәлешенә йомгак ясады, август аена бюджетын раслады.


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында республиканы цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре каралды, утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Алексей Песошин ассызыклаганча, хәзерге тиз үзгәрүчән дөньяда каралар кабул итү тизлегенә таләпләр арта. Мәгълүмат технологияләренең аппарат өлешендә дә, программалар белән тәэмин итүдә дә интенсив үсеше аларны куллануның яңа сыйфатына күчүгә алшартлар тудыра. 

Татарстанда технопарклар һәм инновацион-технологик үзәкләр өчен, шулай ук салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы эшкуарлар өчен салым ташламаларын озайттылар. Тиешле закон проектлары бүген ТР Дәүләт Советының 11 нче утырышында кабул ителде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унберенче утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм республика Хөкүмәте әгъзалары да катнашты.  

Татарстан Дәүләт Советының 11 нче утырышында депутатлар көн тәртибеннән агымдагы елның республика бюджетына үзгәрешләр керүне тәкъдим итүче закон проектын карауны төшерделәр. Ул 2020 елның октябреннән планлаштырылган республика дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакы индексациясен гамәлдән чыгаруны күздә тоткан иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International