ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2020 ел
шимбә

Республикада 24 апрельгә 887,1 мең кв. м  торак эксплуатациягә тапшырылган, ягъни планның 29,8%ы. Торакны гамәлгә кертү динамикасы 2 атнага 48,0 мең кв.м тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. 

РФ Финанс министрлыгы 2020 елда бюджетның нефть-газ булмаган керемнәрен алыштыруга 1 трлн сумнан артык акча җибәрәчәк, дип белдерде финанс министры Антон Силуанов.

Финанс министрлыгы Россиядә инфляциянең 2020 елда 4% планлы күрсәткеченнән чыгуы куркынычын күрми, дип белдерде РФ финанс министры Антон Силуанов.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт (муниципаль) гарантияле ярдәм механизмын камилләштерү өчен Бюджет кодексына үзгәрешләр кертә торган законга кул куйды, ул төбәкләр тарафыннан бюджет кредитларын алуны гадиләштерә һәм Хөкүмәткә бюджетта салынган күрсәткечләрне арттырып, 2020 елда тышкы һәм эчке заемнарны гамәлгә ашыру хокукын бирә. Канун хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.

Бүген Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Россия Федерациясе территориясендә Коронавируска каршы көрәш буенча Россия Хөкүмәте каршындагы Координацион совет президиумы утырышын уздырды. Видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу утырыш эшендә катнашты.   

Россиянең тулаем эчке продукты быел 3,3% ка кимиячәк, 2021 елда тулаем эчке продукт 2,5% ка артачак, диелә Fitch халыкара рейтинг агентлыгы хәбәрендә.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Аналитик кредит рейтинг агентлыгы (АКРА) Россия өчен база макрофаразы кысаларында 2020 елда реаль тулаем эчке продуктының 4-4,5% ка кимүен, шуннан соң 2021 елда 2-3% ка торгызылуын исәпли, дип аңлашыла агентлык материалларыннан.

Вакыйгалар үсешенең сценарие пессимистик булганда, Urals маркалы нефтькә уртача еллык бәя 2020 һәм 2021 елларда баррель өчен $25 һәм $35 тәшкил итәчәк, 2024 елга аның хакы 47 долларга кадәр артачак. Бу хакта "2020 елгы икътисади кризис мәсьәләләре һәм сабаклары" Аналитик кредит рейтинг агентлыгы (АКРА) материалында әйтелә.


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. 


19
апрель, 2020 ел
якшәмбе

Илкүләм иминлек фонды (ФНБ) күләме, планлаштырылган чыгымнарны исәпкә алып, 2020 ел ахырына якынча 7 трлн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International