ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2020 ел
шимбә

Татарстан халкының торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләр дисциплинасын мониторинглау күрсәткәнчә, 2020 елның 1 апреленә бу түләүләр 95,2% тәшкил иткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. 


17
апрель, 2020 ел
җомга

РФ Финанс министрлыгы агымдагы вәзгыятьтә төбәкләргә ярдәм итү өчен, 2029 елга кадәр бурыч түләү вакытын озайтуны һәм түләү графигын үзгәртүне күздә тотып, аларга 2017 елда бирелгән кредитларны реструктуризацияләү буенча чаралар эшләде, диелә министрлык сайтындагы хәбәрдә.


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

РФ хакимияте тарафыннан коронавирус таралуын тоткарлау һәм пандемия нәтиҗәләрен йомшарту өчен җибәрелгән ресурслар күләме тулаем эчке продуктның 2,8% ын тәшкил итәчәк, дип белдерде РФ Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов.

Россиянең бер регионнары тарафыннан Федерациянең башка субъектлары кредитлануына чикләүләрне 2021 елдан бетерү планлаштырыла. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне РФ премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында белдерде.


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путин төбәкләргә бюджетларның тотрыклылыгын тәэмин итүгә өстәмә 200 млрд сум юнәлдерергә кирәк дип саный.

Рубльнең реаль нәтиҗәле курсы (инфляцияне исәпкә алып РФнең төп сәүдә партнерларының валюталарына) 2020 елның мартында алдагы ай белән чагыштырганда 11,4% ка кимегән, 2020 ел башыннан - 11,5% ка. Бу хакта Россия Банкы мәгълүматлары җиткерә.


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Халыкара валюта фонды (МВФ) коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәләре йогынтысында Россиянең тулаем эчке продуктының 2020 елда 5,5% ка кимүен фаразлый, гыйнварда фонд ил икътисады үсешен 1,9% дәрәҗәсендә көткән иде. Бу хакта Халыкара валюта фондының дөнья икътисады үсеше перспективалары турындагы докладында әйтелә.


11
апрель, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасында торак төзелеше программалары буенча 2020 елның 10 апреленә 839,1 мең  кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 28,2%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.  


10
апрель, 2020 ел
җомга

РФ федераль бюджетының профициты 2020 елның гыйнвар-март айларында якынча 12,407 млрд сум тәшкил иткән, ягъни тулаем эчке продуктның 0,05%ы. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы сайтында урнаштырылган материалларда әйтелә.

Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә, коронавирус белән вәзгыятьтә, төбәк бюджетларына финанс ярдәмен алдан күрүне йөкләде. Тиешле пункт 30 мартта федераль округларда вәкаләтле вәкилләр белән киңәшмә нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыгы йөкләмәләренең җомга көнне бастырылган исемлегендә бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International