Татарстан Республикасында 2020 елның 27 мартына социаль ипотека, инвестицион күп фатирлы йортлар төзелеше, аз катлы торак төзелеше программалары буенча 780 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни бу – планның 26,2%ы.
S&P Халыкара рейтинг агентлыгы РФ рейтингын "тотрыклы" фараз белән чит ил валютасында йөкләмәләр буенча "ВВ-/А-3" дәрәҗәсендә раслады, диелә агентлык матбугат хезмәте хәбәрендә.
ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды.
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт әгъзалары белән оператив киңәшмәдә Финанс министрлыгына төбәкләрнең әҗәтләре буенча түләүләрен кичектереп тору өчен чаралар күрергә күрсәтмә бирде.
РФ Финанс министрлыгы һәм Икътисади үсеш министрлыгы 26 мартка кадәр кризиска каршы максатларда бюджет чыгымнарында приоритетлар билгеләү буенча тәкъдимнәр кертергә тиеш. Тиешле боерыкка РФ премьер-министры Михаил Мишустин 21 мартта кул куйган.
2020 елның февраль аена ТКХ мәсьәләләре турында татарстанлылардан 2 мең 229 мөрәҗәгать кергән, бу үткән елның шушы чорына карата 1 мең 61гә ким. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
РФ икътисады әлегә элек планлаштырылган трендларда үсә, бюджет план буенча үтәлә. Бу хакта шимбә көнне РФ финанс министры Антон Силуанов премьер-министр Михаил Мишустинда икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә чыгыш ясаганда белдерде.
РФ Финанс министрлыгы территорияләрендә нефть эшкәртү предприятиеләре булган төбәкләрне күзәтеп торачак һәм кирәк булганда аларга ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта Хөкүмәттәге киңәшмәдә РФ финанс министры Антон Силуанов белдерде.
Хөкүмәт Дәүләт Думасыннан коронавирус пандемиясе шартларында икътисадка ярдәм итү кысаларындагы кайбер закон карарларын оператив карауны сораячак. Бу хакта Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда финанс министры Антон Силуанов белдерде.