Республикасында 2018 елның 13 апреленә 909,5 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 37,8%ы, бу үткән елның шушы чорына карата 121,7% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2018 елның 13 апрелендә финанс министры урынбасары Д.В.Волков энергетика, нефть химиясе комплексы, торбаүткәргеч транспорт предприятиеләре һәм республиканың башка эре предприятиеләре белән киңәшмәләр үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.
2018 елның 13 апрелендә ТР финанс министры Р.Р. Гайзатуллин ТАИФ компанияләр төркеменең иң эре предприятиеләре, машина төзелеше тармагы, алкоголь продукция җитештерүчеләр белән киңәшмәләр үткәрде.
Финанс министрлыгы алдан ясаган бәяләү буенча 2018 елның гыйнвар-мартында РФ бюджеты профициты тулаем эчке продуктның 1,5% яисә 344,35 млрд. сум тәшкил иткән. Бу хакта министрлыкның хәбәрендә әйтелә.
Теләсә нинди тышкы конъюнктурада РФ бюджеты йөкләмәләре үтәләчәк. Бу хакта Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов хәбәр итте.
РФ Финанс министрлыгы салым йөкләмәсенең (аны арттырусыз) гаделрәк бүленеше исәбенә якынча өстәмә тулаем эчке продуктның 1% алырга исәпли, шулай ук ул хезмәт хакларын агартуда шактый ресурслар күләмен күрә. Бу хакта XIX Халыкара апрель фәнни конференциясе барышында идарә тармагы башлыгы Антон Силуанов хәбәр итте.
РФ Финанс министрлыгы гражданнарга салым йөкләмәсен күтәрүгә скептик якын килә, аны бары ихтыяри пенсия тупланышында гына мөмкин дип күрә. Бу хакта Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов җиткерде.
Россия Энергетика министрлыгы Финанс министрлыгы белән бергәләп нефть тармагыда салым маневрын тәмамлау сроклары буенча компромисслы тәкъдимен якын киләчәктә әзерләргә исәпли. Сөйләшүләр конструктив фазада дип җиткерде энегетика министры Александр Новак.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капремонтлау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.