Россия 2017 елда тулаем эчке продукт күләме буенча икътисадлар рейтингында 12 урыннан 11 урынга күтәрелгән. Бу хакта Бөтендөнья банкы мәгълүматында хәбәр ителә.
Дәүләтнең тулаем эчке продукты 1,58 триллион долларга кадәр арткан.
Беренче урынны тулаем эчке продукты 19,4 триллион доллар белән АКШ били. Аннан соң Кытай (12,2 триллион) һәм Япония (4,8 триллион) бара. Беренче унлыкның азагында 1,65 триллион белән Канада тора.