Киләсе атнада (10-13 апрель көннәрендә) Мәскәүдә XIX Апрель халыкара фәнни конференциясе узачак. Биредә министрлар һәм әйдәп баручы экспертлар социаль-икътисадый сәясәт мәсьәләләре турында сөйләшәчәк. “Югары икътисад мәктәбе” илкүләм тикшеренү университеты мәйданчыгында дүрт көн дәвамында пленар утырышлар, тематик сессияләр һәм эксперт түгәрәк өстәлләре уздырылачак.
Мартта РФ Илкүләм иминлек фонды рубльдә 2%ка - 3,773 триллион сумга кадәр үскән, ә долларда 0,8%ка - 65,88 миллиард долларга кадәр кимегән. Бу хакта пәнҗешәмбе РФ Финанс министрлыгы хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек советының, ТРда Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең һәм ТРда Коррупциягә каршы комиссиянең уртак утырышы узды. Чара видеоконференцэлемтә режимында Казан Кремлендә үткәрелде. Көн тәртибендәге темалар арасында республика муниципаль районнары һәм шәһәр округларында "Имин шәһәр" аппарат-программа комплексын алга таба үстерү темасы да бар иде.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Федерация субъектлары әҗәтләрен реструктурлаштыруның йомшаграк шартларын билгеләгән карарга кул куйды. Документ Хөкүмәтнең сайтына урнаштырылган.
Россия экспортының төп товары Urals маркасы нефтенә гыйнвар-мартта уртача бәя үткән ел белән чагыштырганда 25,3%ка үсте һәм баррель өчен 65,22 тәшкил итте. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы сайтындагы материалларда хәбәр ителә.
Россия Финанс министрлыгы Салым кодексына аерым бүлек итеп барлык квазисалым түләүләрен (иң беренче чиратта төрле җыемнарны) кертергә тәкъдим итә. Бу хакта финанс министры урынбасары Илья Трунин хәбәр итте.
30 мартка республикада 850,8 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, үткән елның шушы чорына карата 130,9 %. Әлеге күрсәткечләрне ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин докладында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советы утырышы үтте, ул Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин рәислегендә узды.
2017 ел йомгаклары буенча Россия бюджеты нефтькә бәя үсүдән өстәмә 1,2 трлн сум алган, компанияләр – 500 млн сум. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуы вакытында энергетика министры Александр Новак хәбәр итте.