Антон Силуанов искәртүенчә, кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген хакимият ел азагына кадәр концептуаль рәвештә билгеләргә тиеш.
Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2017 ел башыннан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 824 тикшерү үткәрелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2017 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.
РФ Хөкүмәте 2018 елдан башлап, бюджетның үтә күренмәлеген арттыру, бюджет проектын кертү процедурасын оптимальләштерү һәм аны үзгәртү турындагы закон проектын хуплады һәм аны Дәүләт Думасына кертү турында карар кабул итте, дип хәбәр ителә Министрлар Кабинеты сайтында.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы хәбәр итүенчә, тулаем эчке продуктның үсеше, сезонлы һәм календарь факторларны исәпкә алмаганда, 0,4% тәшкил иткән.
Татарстанның агросәнәгать комплексы өлешенә, азык-төлек сәнәгате белән бергә, төбәк җыелма продуктының 11%ы туры килә, былтыр ул 420 млрд. сумнан артып китте, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүе – 238 млрд. сум, эшкәртү сәнәгате - 182 млрд. сум.
Проект төбәкләргә бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр бирү шартларына үзгәрешләр кертү белән бәйле тәкъдим ителде.
РФ Резерв фонды июньдә 5,9%ка, 987,27 миллиард сумга кадәр (долларда - 1%ка, 16,7 миллиард долларга кадәр) арткан. Бу хакта сишәмбе көнне РФ Финанслар министрлыгы хәбәр итте.
Ләкин вице-премьер Аркадий Дворкович искәртүенчә, әлегә бу дәрәҗә Европаныкына караганда, чагыштырмача зур.
Яңа кагыйдәнең максаты – бюджетның нефть-газ табышына бәйлелеген киметү.