Рөстәм Миңнеханов: Татарстан тотрыклы рәвештә илебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре лидерлары арасында

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Татарстанның агросәнәгать комплексы өлешенә, азык-төлек сәнәгате белән бергә, төбәк җыелма продуктының 11%ы туры килә, былтыр ул 420 млрд. сумнан артып китте, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүе – 238 млрд. сум, эшкәртү сәнәгате - 182 млрд. сум. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов игенчелек продукциясе сыйфаты мәсьәләләре буенча АСК төбәк органнары вәкилләре белән уздырылган киңәшмәдә хәбәр итте.

Чара Татарстан Республикасының Лаеш мунициципаль районында «Бөтенроссия басулар көне – 2017» инновацион агротехнологик күргәзмәсе-форумы кысаларында Россия Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев рәислегендә барды.

Чыгышында Александр Ткачев билгеләп үткәнчә, Россиядә чәчү эшләре тулысынча тәмамланган. Чәчүлекләр мәйданы 300 мең гектарга арттыру мөмкин булган, ягъни 80 млн. гектарга кадәр. Россиянең көньягындагы аграрийлар урып-җыю эшләренә керешкән инде. Бүгенгә 1,5 млн. тонна бөртекле җыеп алынган.

Киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан тотрыклы рәвештә илебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре лидерлары арасында: «Соңгы берничә елда республикадагы климатик шартларны бик яхшы дип булмаса да, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ел саен җыелма продукцияне 5 процент күләмендә арттырып баралар, шул исәптән игенчелек буенча – 9 процент. Бу нәтиҗәләргә даими рәвештә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм аркасында ирешеп булды. Безнең төбәктә агросәнәгать комплексын үстерүдәге ярдәме өчен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм шәхсән Александр Николаевич Ткачевка рәхмәтемне җиткерәсем килә».

Уңышны арттыру өчен республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре фәнни казанышларга таяналар. Соңгы 5 елда республикада бөртеклеләрнең 35 сорты районлаштырылды. Селекция белән – Татар Авыл хуҗалыгы ФТИ, оригиналь һәм элиталы бөртекле һәм бөтртекле-кузаклы орлыкларны үрчетү белән – «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе, бәрәңге орлыгы буенча – «Алчак» ҖЧҖ һәм «Бөреле» ЯАҖ шөгыльләнә.

«Хәзерге вакытта басуларда үсемлекләрне авырулардан һәм зарарлы бөҗәкләрдән яклау чаралары актив алып барыла. Безнең бурыч – ел саен басуларга һәр гектрага кимендә 4 тонна коры органик матдә кертү. Бүген бу сан 2,5 тонна гына тәшкил итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, республика машиналар паркында 3,5 мең берәмлек бөртекле ашлык җыю комбайны бар. Алар бар да әзерлек хәлендә.  2014 елдан алып республикада техник модернизация программасы эшли, аның буенча субсидияләү авыл хуҗалыгы техникасы хакыннан 40% тәшкил итә. Татарстан Республикасы бюджетыннан бу максатка ел саен 2 млрд. сум бүлеп бирелә.  

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, традиция буенча сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрен башкаруга ярдәм буларак, 140 мең тонна ягулык-майлау материаллары бүлеп бирү юлы белән, «Татнефть» һәм ТАИФ нефть компанияләре авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук белдергәнчә, республикада продукцияне саклау, эшкәртү һәм транспортлау инфраструктурасы мәсьәләләре заманча күпләп-бүлү үзәкләре төзү исәбенә хәл ителә.

Киңәшмәдә нотыклар белән Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Игенчелек, механизация, химизация һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарев, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Авыл хуҗалыгы, азык-төлек һәм төзелеш машиналарын төзү департаменты директоры Евгений  Корчевой, Икътисад һәм АСКга дәүләт ярдәме департаменты директоры Наталия Чернецова, АСК идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International