Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты парламентның түбәнге палатасына яңа бюджет кагыйдәсе турындагы хөкүмәт закон проектын беренче укылышта кабул итәргә киңәш итте. Яңа кагыйдәнең максаты – бюджетның нефть-газ табышына бәйлелеген киметү.
Urals маркасы нефтенә база бәясе 2017 ел бәяләрендә баррель өчен $40 күләмендә билгеләнә һәм 2018 елдан башлап, ел саен 2%ка индексацияләнергә тиеш.
Өстәмә нефть-газ керемнәре исә Резерв фондка юнәлтеләчәк.
Шул ук вакытта Бюджет кодексына закон проекты керткән үзгәрешләр инде 2017 елдан Илкүләм иминлек фонды формалаштыруның төп параметрын – Резерв фондның норматив зурлыгын – гамәлдән чыгара. Бу зурлыкка караган Бюджет кодексының барлык нигезләмәләрен юкка чыгару тәкъдим ителә.
Хәзергә эше туктатылган элекке бюджет кагыйдәсе буенча Финанслар министрлыгы норматив зурлыкка ирешкәнче, өстәмә нефть-газ табышын Резерв фондка юнәлтергә, шуннан соң гына ул Илкүләм иминлек фондын тулыландыруга тотынырга тиеш.
Закон проекты буенча федераль бюджет чыгымнарына бары тик нефтькә база бәядән, газга база экспорт бәядән, фаразланган валюта курсыннан, нефть-газ булмаган керем күләменнән һәм дәүләт бурычына хезмәт күрсәтүгә тотылган чыгымнар күләменнән исәпләнгән нефть-газ табышы гына юнәлтелә ала.
Яңа “бюджет кагыйдәсе” гамәлгә 2018 елның 1 гыйнварыннан керәчәк, ә тулы куәтенә 2019 елдан эшләп китәчәк.