ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Максим Орешкин сөйләгәнчә, ICE биржасында бүгенге сатулар барышынды Brent маркалы нефтькә бәя баррель өчен 47,49 долларга кадәр артса да, ә бу кичәге сәүдәләр ябылган вакытка урнашкан бәягә караганда 0,8% артык, тармакта биһисап мәсьәләләр кала бара, алар баррель бәясенең тиз арада кимүенә китерә ала.

"Нефтькә үзгәрүчән бәянең артуына куанырга кирәк түгел. башка базарларда да үзгәрүне күрү белән, ул башка базарларга да, нефть базарына да кагылачак, аеруча, нефть базарында нигездщ бик къп авырлыклар кала бирщ", - дип белдерде Орешкин (ТАСС буенча цитата).


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның гыйнвар-август айларында федераль бюджет үтәлешенең төп күрсәткечләре түбәндәгечә:

- тупланган керемнәр күләме - 8 142 822,3 млн. сум, ягъни "2016 елга федераль бюджет турында"  Федераль закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең барысыннан 59,3%;

- чыгымнар үтәлеше - 9 661 344,3 млн. сум ягъни "2016 елга федераль бюджет турында"  Федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының ачыкланган росписеннән 59,2%.

- дефицит - (-) 1 518 522,0 млн. сум.


12
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов   Германия Федератив Республикасына эш сәфәре белән килде. Ике көнлек сәфәре (2016 елның 12-13 сентябре) кысаларында Рөстәм Миңнеханов Германиянең Франкфурт-на-Майне һәм Висбаден шәһәрләрендә булачак.


10
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстанда җылылыкны икенче атнада җибәрелергә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә сүз барды.


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет утырышында депутатлар бюджет өлкәсендәге законнар белән бәйле бер төркем мәсьәләләрне һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасының тиешле тикшерүләрен карады.

Утырышны комитет рәисе Леонид Якунин алып барды, ул финанс тармагында эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән - 8 сентябрь көнне Россиядә уздырылучы финансистлар көне белән котлады. 

Көн тәртибенең беренче пункты буларак парламентарийлар Татарстан Республикасы Бюджет Кодексына үзгәрешләрне беренче укылышта тикшерде.

Икенче мәсьәлә - 2016 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

2016 елның берече яртыеллыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетына тупланган салым һәм салым булмаган керемнәр 108,8 млрд. сум тәшкил иткән, бу еллык планның 58 %.

 


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин финанс өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады.

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмебез - Финансистлар көне белән котлыйм!

Икътисад үсешендә кризис шаукымына бәйле кайбер авырлыкларга да карамастан, Татарстан Республикасының социаль-икътисади торышы тотрыклы рәвештә яхшыра бара. Төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең әйдәп баручы төбәкләр рәтенә керә. Боларның барысында да Сезнең өлешегез дә бар, республика финансистлары.


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Данил Волков "Татнефть" ГАҖ, "ТАНЕКО" АҖ һәм нефть табучы кече компания вәкилләре белән 2016 елда көтелүче финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләре һәм Татарстан Республикасы тупланма бюджетына кертемнәр, шулай ук 2017 елга фаразлар буенча киңәшмәләр уздырды. 

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы 2016 елның 1 гыйнварыннан 31 августына кадәр вакыт аралыгында Резерв фонды һәм милли байлык фонды акчаларын урнаштыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерә.

Резерв фонды

2016 елның августында 2015 елның 14 декабреннән "2016 елга федераль бюджет турында" 359-ФЗ санлы Федераль закон һәм 2016 елның 1 апреленнән "2016 елда резерв фонды акчаларын федераль бюджет дефицитын каплауга тоту турында" Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының 104 санлы боерыгы нигезендә Резерв фондның чит ил валютасындагы акчаларның бер өлеше Россия Банкының исәп-хисап счетларыннан, тәгаенләгәндә 2,92 млрд. АКШ доллары, 2,46 млрд. евро һәи 0,31 млрд. стерлинг фунтлары 390,00 млрд. сумга ашырылды. Кергән акча федераль бюджетның бердәм исәп-хисап счетына күчерелде.


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Күзәтчелек советы утырышын уздырды. Көн үзәгендә фондның агымдагы эшчәнлегенә караган мәсьәләләр иде.

2016 елда Россия законына төзәтмәләр кертүгә бәйле рәвештә Фонд уставында үзгәрешләр булды. Бу мәсьәлә буенча ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов доклад ясады.

ТР Инвестицион-венчур фонды сәнәгатьне үстерү фонды вәкаләтләрен башкара, шулай ук фәнни, фәнни-техник, инновацион эшчәнлеккә ярдәм фонды булып тора. Хәзерге вакытта Фонд органнары структурасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Попечительлек советы, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Күзәтчелек советы – югары коллегиаль орган, Эксперт советы, Ревизия комиссиясе һәм башкарма органнардан тора.


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның гыйнвар-август айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 39,36 доллар тәшкил итте.

2015 елның гыйнвар-август айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 55,43 доллар тәшкил иткән иде.

2016 елның август аенда Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 43,90 доллар күләмендә урнашты, бу 2015 елның августы белән чагыштырганда 1,04 тапкыр кимрәк (баррель өчен 45,63 доллар).

Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды. http://minfin.ru/ru/##ixzz4JMLfnKgn


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International