Россия Федерациясенең Конституциясе көнендә, ягъни 2016 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 га хәтле Гомум Россия халыкны кабул итү көне узачак.
Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында халыкны кабул итү Казан шәһәре, Пушкин урамы, 37 йортында, 109 бүлмәдә узды.
Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгының компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләр керә:
1. Татарстан Республикасында бердәм финанс, бюджет, салым һәм валюта сәясәтен тормышка ашыруны тәэмин итү;
2. Татарстан Республиксында финанс базарлар үсеше өлкәсендә бердәм сәясәтне тормышка ашыруны тәэмин итү;
3. Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенең өстенлекле юнәлешләренә финанс ресурсларын туплау;
4. Татарстан Республикасы бюджеты проектын әзерләү һәм Татарстан Республикасы бюджетының каралган тәртиптә үтәлешен тәэмин итү;
5.Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше турында хисап ясау;
6. Дәүләт әҗәтләре программаларын эшләп чыгару һәм урнаштырылган тәртип буенча аны тормышка ашыру; һ.б.
Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 1 мең 478 мең тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 18 млн. 216 мең сумлык 481 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча 876 йорттан 831 торак объектында эшләр тәмамланган, шулардан торак инспекциясе 536ын кабул итеп алган. Декабрь башына төзүчеләр бүлеп бирелгән акчаларның 98%ын – 4,636 млрд. сумын үзләштергән.
Россия Федерациясе Финанслар министры хәбәр иткәнчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан 30 ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында резерв фонды һәм милли байлык фонды акчаларын урнаштыру нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Резерв фонды
2016 елның 1 декабренә Резерв фонды 2 032,70 млрд. сум тәшкил итте, бу Америка Кушма Штатларының 31,30 млрд. долларына тәңгәл. Резерв фондын санау буенча аерым исәп-хисап счетларында акчаларның калдыклары түбәндәгечә:
- 14,50 млрд. АКШ доллары;
-13,15 млрд. евро;
-2,30 млрд. фунт стерлинг.
Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясенең Финанс министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.
2016 елның гыйнвар-ноябрь айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 41,02 доллар тәшкил итте.
2015 елның гыйнвар-ноябрь айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 52,57 доллар тәшкил иткән иде.
2016 елның ноябрендә Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 43,87 доллар тәшкил итте, бу 2015 елның ноябренә булган торышы белән чагыштырганда 1,04 тапкырга артык (баррель өчен 42,11 доллар).
Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясенең Финанс министрлыгының рәсми сайтыннан алынды. : http://minfin.ru/ru/##ixzz4RfZUSpym
28 ноябрьдә Стокгольм шәһәрендә Global Inclusion Awards 2016 конкурсында җиңүчеләрне котладылар. Быел Россия Федерациясе һәм илебезнең Финанслар министрлыгы әлеге номинация буенча 2016 елның язында балалар һәм яшьләр өчен финанс белемен арттыруда Икенче Россиякүләм атналыгын уздыруда зур уңышлары өчен беренче тапкыр Global Money Week җиңүчеләр исемлегенә керде.
Россия халыкара жюри игътибарына "Россия Федерациясендә халыкның финанс белемен арттыруга ярдәм итү" исемле Россиянең Финанслар министрлыгы Проекты кысаларында 2016 елның март ахырында узган балалар һәм яшьләр өчен финанс белем атналыгы нәтиҗәләрен тәкъдим итте.
Бу турыда мәгълүмат Россия Федерациясе финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды. http://minfin.ru/ru/##ixzz4RfZkkNXc
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2016 елның 29 ноябрендә республиканың муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2016 елның гыйнвар-октябрь айларында җирле бюджетларның үтәлешләре һәм 2016 елның ноябрь аенда көтелүче үтәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды. Әлеге очрашулар вакытында салым һәм салым булмаган җыемнарның планга карата үтәлеш күрсәткечләре, планлаштырылган чыгымнарның финанс чыганаклар белән тәэмин ителүе, учрежденияләрнең кредитор бурычлары, 2016 елда Дәүләт Торак Фондына түләүләр буенча район һәм шәһәрләрдәге ошмаларның йөкләнмәләре үтәлүе каралды.
Россия Федерациясенең финанслар министрлылы 2016 елда Россиякүләм акча җыю, туплау атналыгы нәтиҗәләрен чыгару кысаларында финанс гыйлем, белем буенча ВАШИФИНАНСЫ.РФ федераль порталын тәкъдир итте.
Әлеге портал бердәм интерактив мәйданда Проектның материалларын һәм эшләнмәләрен берләштерә. Портал шәхси акча турында һәм финанс хезмәт булән кулланучыларның хокукларын яклау буенча ышанычлы мәгълүмат чыганагы булыр өчен эшләнде.
Ресурс төрле яшьтәге кулланучыларга юнәлдерелгән: финанс дөньясына мөстәкыйль тормышка аяк басып килъче мәктәп укучылары һәм югары уку йорты студентларына да, аларныж ата-аналарына, лаеклы ялга чыгарга җыенучы һәм инде ялда булучы өлкән яшьтәгеләргә дә файдалы булачак.
Татарстан предприятиеләрендә товар һәм хезмәт күрсәтү сыйфатының мәгънәсен аңлау елдан-ел арта бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт йортында ТР Хөкүмәтенең “Сыйфат өчен” премияләре конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында җиткерде.
Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Россия сыйфат системасы” оешмасы җитәкчесе Максим Протасов, республика бәйгесендә җиңүчеләр һәм дипломантлар катнаша.
”13ел элек әлеге бәйгене үткәрү тәкъдиме белән ТР Премьер-министры, ә хәзер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыккан иде. Аның тәкъдиме кабул ителеп кенә калмыйча, "Россия сыйфат системасы" коммерцияле булмаган автоном оешмага әйләнде. Ул Россиядә дәүләт тарафыннан оештырылган беренче һәм бердәнбер сыйфат системасын билгеләүче оешма булып тора. Илдә бишкырлы "Сыйфат билгесе" юкка чыкканнан соң, аны яңадан торгызырга тырыштылар. Әмма килеп чыкмады. Бары тик Россия сыйфат системасы гына бу тенденцияне үзгәртә алды”, дип билгеләп үтте ачылыш тантанасында Илдар Халиков.
Бүген ТР Дәүләт Советының 23 нче утырышында Татарстанның “2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы 282-5 нче номерлы ТР закон проекты“ икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Парламентның бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты җитәкчесе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, комитетка закон проектына кагылышлы барлыгы 374 төзәтмә килеп ирешкән. Кайбер тәкъдимнәр кире алынган. Төзәтмәләргә килгәндә, аларның 357 се республика Министрлар Кабинеты, 17 се республиканың закон чыгару органы депутатлары тарафыннан кертелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 23-нче утырышында "2017 елга һәм 2018, 2019 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" закон проектын депутатлар икенче укылышта кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет рәисе Леонид Якунин искәртеп узганча, закон проекты беренче укылышта 3 ноябрьдә кабул ителгән иде. 12 ноябрьгә кадәр комитетка 374 төзәтмә кертелде, аларның кайберләре кире алынган. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 357 төзәтмә, ә республика парламенты депутатлар 17 төзәтмә керткән.