Татарстан Республикасында 2016 елның 25 ноябрь көненә 2 млн. 8,4 мең кв. м торак сафка кертелгән. 13 муниципаль районда 2016 елга торак төзү буенча пландагы бурыч тулы күләмдә башкарылган - Балык Бистәсе, Сарман, Ютазы, Кайбыч, Чирмешән, Чистай, Питрәч, Лаеш, Тукай, Әтнә, Югары Ослан, Теләче районнарыда.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәмшәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең утырышлар залында Татарстан Республикасы финанслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Казначылык Департаменты, шулай ук Казначылык департаментының территориаль бүлекчәләренең белгечләре өчен коррупциягә каршы тору өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча семинар-киңәшмә узды. Татарстан Республикасы Финанс министрының беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов рәислегендә узган әлеге чара 9 декабрьдә уздырыла торгын Халыкара коррупция белән көрәшү көненә туры китерелгән иде.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды.
Утырышта компаниянең 2016 елның тугыз ае эчендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланды.
«Татнефть» компаниясе чыгарган гомуми нефть күләме (ярдәмче җәмгыятьләрне исәпкә алмыйча) 20 млн. 851 мең тонна тәшкил итте, бу үткән елның шушы чорына карата 4,9 процентка артык. 328 яңа нефть чыгару скважинасы һәм 422 басым ясау скважинасы эксплуатациягә кертелде. Юлдаш газны җыю күләме 700 млн. куб. метр тәшкил итә, бу үткән елның шушы чорына карата 4,8 процентка артык.
Төяп җибәрелгән продукцияне реализацияләүдән 2016 елның 9 ае эчендә табыш-брутто 427 млрд. сум тәшкил итте.
2016 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин "Татспиртпром" Акционерлар җәмгыяте һәм Казан шәһәрендәге "Пивоварня-Москва-Эфес" филиалы Акционерлар җәмгыяте компанияләре белән киңәшмәләр уздырды. Әлеге киңәшмәләрдә 2016 елның 9 аенда финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләре, шулай ук җитештерү күрсәткечләре, 2016 елның 10 аенда Татарстан Республикасы тупланма бюджетына түләнүче акцизлар һәм 2016 елның декабренә фаразланучы акцизлар күләме тикшерелде.
Татарстан Республикасы икътисадының киләчәк үсеше квалификацияле кадрлардан, формалаштырылган һәм өлгергән хезмәт базарыннан башка мөмкин түгел. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте.
Утырыш Татарстанда хезмәт базарының үсешенә багышланды һәм республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда бүген эшсезлек дәрәҗәсе уртача Россия күрсәткечләреннән һәм Идел буе федераль округы күрсәткечләреннән түбәнрәк һәм хезмәткә сәләтле халыкның 3,8%ын тәшкил итә.
Шул ук вакытта «яшерен хезмәт базары» мәсьәләләре бик җитди тора, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан финанс министры, икътисад фәннәре докторы Радик Рәүф улы Гайзатуллинның Казан Федераль университетының идарә, икътисад һәм финанс институты студентлары алдында чыгыш ясавы күркәм бер гадәткә әверелде. Министр быел үзе генә түгел, коллегалары – министр урынбасарлары, бүлек мөдирләре белән килде һәм лекция дәвамында студентларга да, коллегаларым, дип мөрәҗәгать итте. Әлбәттә, финанс тармагында белем алырга һәм дипломлы булгач шул ук өлкәдә хезмәт итәргә алыначак яшьләрнең бюджет сәясәтендәге хәбәр-әхвәлләрдән хәбәрдар булуы бик кирәк. Лекциянең нәкъ менә федераль һәм республика бюджеты формалашкан көннәрдә уздырылуы аңлашыла иде, шулай итеп, булачак финансистлар өр-яңа мәгълүматка да ия булды. Министрлык җитәкчелеге институт белән тагын да тыгызрак элемтәләр урнаштыруны, киләчәктә министрлыкта практика үтү мөмкинлеге булачагын хәбәр итте һәм студентларга диплом темалары да әзерләп килгәннәр иде: эленке-салынкы йөрмә, яхшылап укы, белем өстә!
Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 1 мең 398 мең тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 16 млн. 775 мең сумлык 451 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
18 ноябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында депутатлар “2017 елга һәм 2018-2019 еллар план чорына ТР бюджеты” турында закон проектын карап тикшерделәр. Утырышта ТР премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнаштылар.
Көн тәртибендәге беренче сорауга күчеп, комитет рәисе Леонид Якунин бюджет турындагы закон проектына беренче укылышта кабул ителгәннән соң 364 төзәтмә кертелүен хәбәр итте. Шул исәптән хөкүмәттән – 357 төзәтмә, депутат Хафиз Миргалимовтан – 6 һәм депутат Рафаэль Юнысовтан – 1.
ТР Финанс министры Радик Гайзәтуллин әлеге төзәтмәләр турында аңлатма бирде. Аның әйтүенчә, 2017 елда Татарстан бюджетына керемнең гомум күләме 178,07 млрд сум, чыгым 185,6 млрд сум, бюджет дефициты 7,6 млрд сум булыр дип планлаштырыла.
2016 елның гыйнвар-сентябрь айларында Россиядә алтын җитештерү күләме 214,12 тонна (2015 елда - 217,16 тонна) тәшкил итте, шул исәптән: алтын җитештерү - 176,46 тонна (2015 - 173,89 тонна), бер уңайдан табу - 11,30 тонна (2015 - 12,70 тонна), икенчел - 26,36 тонна (2015 - 30,57 тонна).
2016 елның гыйнвар-сентябрь айларында Россиядә көмеш җитештерү күләме 800,32 тонна (2015 - 883,66 тонна) тәшкил итте, шул исәптән 423,14 тонна табылган (2015 - 522,27 тонна), бер уңайдан табу - 206,73 тонна (2015 - 206,65 тонна), икенчел - 170,45 тонна (2015 - 154,74 тонна)
Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясенең рәсми сайтыннан алынды http://minfin.ru/ru/##ixzz4QLcwsfX6
2016 елның гыйнвар-октябрь айларында федераль бюджет үтәлешенең төп күрсәткечләре түбәндәгечә:
- тупланган керемнәр күләме - 10 440 589,7 млн. сум яки "2016 елга федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең 76%;
- чыгымнар үтәлеше - 12 017 880,7 млн. сум яки "2016 елга федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының 74,7% һәм ачыкланган росписьнең 73,6%.
- бюджет кытлыгы - (-) 1 577 291,0 млн. сум.
Хисап тотылучы вакытка федераль бюджетның эчке һәм тышкы кытлыгын финанслау чыганагы сальдосы 1 472 942,6 млн һәм 104 3488,4 млн. сум тәшкил итте.
Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясенең рәсми сайтыннан алынды http://minfin.ru/ru/##ixzz4Q9VSLz7O