ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты тарафыннан 2017 елга республика бюджеты 166,8 млрд, чыгымы 174,4 млрд сум булыр дип планлаштырылган. Бу хакта бүген 2016 елның 9 аенда Татарстанның берләштерелгән бюджет үтәлеше нәтиҗәләренә багышланган республика киңәшмәсендә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәиселегендәге киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

“Бюджет проектында, федераль бюджетны каралышка кертү вакыты октябрь ахырына күчерелү сәбәпле, федераль акчалар юк. Ул икенче укылышка планлаштырылган”, - дип аңлатты министр. 2017-2019 елларга бюджет формалаштырылганда 2017 елга керемнәр күләме нефтьнең барреле 40 доллар, доллар курсы 65 сум, инфляция 4,9 процент исәбе файдаланып саналды, диде Радик Гайзатуллин.

Татарстанның финанслар министры сөйләгәнчә, республиканың берләштерелгән бюджетына 9 айда салым һәм салым булмаган керемнәрдән 164,9 млрд акча җыелган. Республика бюджетына – 136,7 млрд сум.

Бүген сәгать 12.00да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 2016 елның 9 аенда Татарстан Республикасының тупланма бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралачак. 

Татарстан Республикасы тупланма бюджетына 164,9 млрд. сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр тупланган. Республика бюджетына 136,7 млрд. сум акча җыелган.

Татарстан Республикасы бюджетына 53,7 млрд. сум күләмендә табышка салым кергән.

Физик затлар кеременә салым тупланма бюджетка 44,8 млрд. сум күләмендә җыелган, шуларның 31,2 млрд. сумы республика бюджетына, 13,6 млрд. сумы җирле бюджетларда тупланган.


15
октябрь, 2016 ел
шимбә

2016 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Рәүфович Гайзатуллин "Татспиртпром" Акционерлар Җәмгыяте һәм "Мәсәү-Эфес сыра кайнату" Акционерлар Җәмгыятенең Казан шәһәрендәге филиалы Компанияләре вәкилләре белән очрашты. Әлеге киңәшмәләрдә 2016 елның 9 аенда җитештерүче оешмаларның эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды, шулай ук 2016 елда көтелүче нәтиҗәләр тикшерелде, 2017 елга фаразлар буенча фикерләр алышынды. Татарстан Республикасы бюджетына кертемнәрне тикшерү кысаларында җитештерү күләмнәре тикшерелде һәм алкоголь продукция һәм сыраны чыгару күләмнәре дә каралды.


14
октябрь, 2016 ел
җомга

Fitch халыкара рейтинг агентлыгы моннан алда җомга көнне чит ил һәм милли валютада Россия Федерациясенең эмитент дефолтының озак вакытка рейтингы буенча фаразны рейтингны "ВВВ-" дәрәҗәсендә раслап, тискәредән тотрыклыга яхшыртты.

Бу турыда Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте. Министр сүзләре буенча, бер ай дигәндә, "зур өчлектән" булган икенче агентлык россия рейтингын яхшырту турында карар кабул иткән.

Министр сүзләре буенча, агентлык ассызыклап узганча, җитештерүче илләр нефтькә бәяне киметү шартларында кабул ителгән чаралар төсендә Россия Хөкүмәте һәм Банкының гамәлләре нәтиҗәлеклелеге белән аерылып тора.


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Финнополис-2016” форумы кысаларында Россия Саклык банкы белән Татарстан Республикасы арасында инновацион өлкәдә хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документка “Саклык банкы” ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасын салды.

Шулай ук бүген “Мир” түләү картасын Татарстан территориясендә алга таба этәрү буенча “юл картасы” расланды. Шул хактагы документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия Үзәк банкы рәисе урынбасары Ольга Скоробогатова кул куйды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион совет президиумы утырышын уздырды.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

ТР Инвестицион үсеш советы президиумы әгъзалары инвестор компанияләрнең җиде проектын карадылар.

Республика клиник онкология диспансеры нигезендә Accuray (АКШ) компаниясе җиһазларын кулланып, регионара атом-төш медицинасы үзәген булдыру проекты тәкъдим ителде. Проект ТР Сәламәтлек сакалу министрлыгы белән килештерелгән. 

Проектны гамәлгә ашыру өчен акчаны инвестор бирә. Яңа үзәктә иң заманча җиһазлар булачак. 

Инвестсовет президиумы проектны раслады. 

 


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Россия икътисады авыр заман кичерде һәм хәзер алга таба барачак, дип белдерде "Россия чакыра!" форумында Россия Федерациясе финанс министры Антон Силуанов.

"Без 2016 елда бюджет консилидациясен үз вакытында үткәрдек, башка илләрдән аермалы буларак кулланыштагы акча күләмен арттырмадык, эшсезлекнең артуына юл куймадык. Бу авыр булды, бу реаль керемнәрнең кимүенә китерде. Ләкин шулай да без бу авыр заманны уздык һәм хәзер алга таба адымнар ясыячакбыз", - диде ул.

Бюджет турында

2017-2019 елларга өч еллык бюджет инвеcтицион үсешне тернәкләндерүгә максатланган, дип белдерде Антон Силуанов.

 


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елда Россиядән капитал чыгуы нульгә якын булачак, диелгән Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары Максим Орешкинның Россия Федерациясе Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Советының 2017-2019 елларда бюджет сәясәтенең төп юнәлешләре һәм өч елга салым сәясәте турындагы утырышында ясаган чыгышка презентация материалларында.

Моңа кадәр Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина белдергәнчә, 2016-2018 елларда безнең илдән капитал чыгуы бик югары дәрәҗәдә булмыячак - елына 25 млрд. доллардан да артмас дип белдергән иде.

Бу турыда Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының рәсми сайтында белдерелгән.


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Төрекмәнстанга килде. Ашхабад шәһәрендә Сапармурат Ниязов исемендәге халыкара аэропортта Татарстан Президентын Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Блохин һәм Төрекмәнстан Дәүләт спорт комитеты рәисе Тойли Камәков каршы алды. 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның "май указлары" Хөкүмәт өчен беренче чиратта тора, аларны ашыру өчен финанс ресурслар бар. Бу турыда Россия Федерациясе финанс министры Антон Силуанов, Дәүләт Думасында Парламент тыңлауларында чыгышы барышында белдерде. 

"Президентның "май указлары" - Хөкүмәт өчен алдынгы, һәм федераль бюджетта өстәмә ресурслар каралган. Әлбәттә, Россия Федерациясе субъектлары өчен дә финанс ярдәме булачак. Май указларын гамәлгә ашырыр өчен Россия Федерациясе субъектларына ярдәмгә өч елга 50 млрд. акча каралган", - диде министр.

Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International