ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2016 ел
шимбә

"Озак вакытка нефть бәләренең баррель өчен 40-50 доллар дәрәҗәсендә давими бәядә (2016 елда) стабильләшүе иң мөмкин сценарий кебек кабул ителә", - диелә документта.

Россия Федерациясе финанслар министрлыгы белдергәнчә, озаграк вакытка нефть бәясеннең артуы өстәмә факторлар белән тоткарланачак, мәсәлән, глобаль икътисад үсеше темпының кимүе, ил икътисадының энерго күләме, яңа технологияләрне кулланудан һәм нәтиҗәлелеклне арттыру нәтиҗәсендә табуның үзкыймәтте артуы, шулай ук нефть һәм нефть продуктларын кулланучы тармакаларда кирәклеклекнең структурасы үзгәрүе.

Бу турыда мәгълмат Россия Федерациясе финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.


7
октябрь, 2016 ел
җомга

Россия Федерациясе финанслар министрлыгы сидрга, әче бал һәм сырага, шул исәптән алкогольсез сырага да акцизларны тигезләргә тәкъдим итә - бу чара, министрлык фикеренчә, төбәкләрнең бюджетларын баланслаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

"Сидрга, пуарега, әче балга, шулай ук 0,5% кадәр этил спирты булган сырага этил спирты 0,4% тан башлап 8,6% кадәр өлешле күләме булган сырага кебек үк литры өчен 21 сум саналачак", - диелә "2017-2019 елларга салым сәясәтенең төп юнәлешләре" проектында.

Моңа кадәр Россия Федерациясе сидрга, пуарега һәм әче балга, шулай ук чит ил виноградыннан ясалган шәрабка акцизларны 2016 елда 9 сумнан, 2017 елда 10 сумга кадәр арттырырга, үз илебезнең виноградыннан ясалган шәрәбеннән 2016-2017 елларда 5 сум күләмендә саныячак.

 


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Шәхси җир ширкатендә төзелгән, кадастр исәп-хисабында күрсәтелгән, ләкин шул ук вакытта рәсмиләштерелмәгән йортларның хуҗалары милеккә салым түләргә мәҗбүр булачак. Әлеге чара Россия Федерациясе Финанс министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган "2017-2019 елларга Салым сәясәтенең төп юнәлешләре" проектында каралган.

"Кадастр учетына куелган, ләкин хокуклары каралган тәртип буенча теркәлмәгән капиталь төзелеш объектларын салым әйләнешенә кертү йөзеннән, әлеге объектлар урнашкан җир кишәрлекләре хуҗаларыннан шундый объектлар өчен физик затларның милкенә салым түләтүне закон белән рәсмиләштерү мәсьәләсе карала", - диелгән документта. Гади итеп әйткәндә, Россия Федерациясе финанс министрлыгы күчемсез милеккә салымны, хуҗасы милеккә хокукын рәсмиләштермәгән очракта да түләтергә ниятли.


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Ригага (Латвия Республикасы) килде.

Россия Федерациясе финанслар министрлыгы 2018 ел ахырына кадәр шәхси касәбчеләр статусына ич булмаган репетиторлар, нянялар һәм сиделкаларны керемгә салымнан азат итергә тәкъдим итә.

Әлеге чара үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләрнең "соры" секторыннан котылырга ярдәм итәчәк дигән өмет бар.

"Физик затларга кайбер төрдә хезмәт күрсәтү өчен шәхси нигездә ялланган шәхси касәбче булмаган һәм эшләүче физик затларга, алар күрсәткән хезмәт турында үзләре теләп белдерү өчен кертелә. Шушы эштән керемнәр физик затлар кеременә салымнан 2018 елның 31 декабренә кадәр азат ителәчәк", - диелә документта. 


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Чит илләргә сатылучы Россиянең төп товар булган Urals маркалы нефтькә уртача бәя агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда 26,6% кимегән. Россия Федерациясе финанслар министрлыгының рәсми сайтында белдерелгәнчә, ул баррель өчен 39,92 доллар тәшкил итте.


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" форумына нигез салучы Коджи Оми әфәндене Татарстан Республикасына чакырды. Искәртик, ТР Президенты Япониядә кыска вакытлы эш сәфәрендә. 

Форум башланыр алдыннан РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович форум рәисе Коджи Оми белән очрашты. 

Аркадий Дворкович искәрткәнчә, Татарстан башкаласы Казанда ике атна элек Россия икътисадын модернизацияләү буенча Россия-Япония консультатив советның 6 нчы утырышы узды. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Коджи Оми әфәндегә чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм Япониягә форумда катнашу өчен Татарстан Хөкүмәте әгъзалары килүе турында хәбәр итте. 

ТР Президенты сүзләренчә, быел февраль аенда ул Япониядә эш визиты белән булды, ә хәзер ул бирегә Сочидан  килде. Әңгәмә ахырында Рөстәм Миңнеханов Коджи Оми әфәндене Татарстанга чакырды. Аның фикеренчә, бу хезмәттәшлекне активлаштырырга өстәмә этәргеч булачак. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворковичның Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуында катнашты. Очрашу барышында яклар Россия-Япония хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында сөйләште.


1
октябрь, 2016 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты. 


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2016» халыкара инвестицион форумында катнашу өчен Сочи шәһәренә килде, форум 2016 елның 29 сентябреннән 1 октябренә кадәр Олимпия паркының Төп медиаүзәгендә булачак.

Иртәгә, 30 сентябрьдә, Татарстан Президенты Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашындагы пленар утырышта катнашачак, утырышның темасы – дәүләт идарәсенең яңа сыйфаты. 

30 сентябрь һәм 1 октябрь көннәрендә Рөстәм Миңнеханов өч панель дискуссиядә чыгыш ясаячак: «Территорияләрне үстерү: торак тирәлеген  формалаштыруга заманча алымнар», «Махсус икътисадый зоналарны яңадан кору» һәм «Үсеш институтлары – төбәк дәрәҗәсендә нәтиҗәле модельләрне эзләү».


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Пирамида” комплексында Машина төзүчеләр көненә багышланган тантанада катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International