Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Генерирующая компания” ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды, анда агымдагы елның беренче алты аенда компаниянең эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
Бу чорда электр энергиясе җитештерү 5 938 млн. кВтч тәшкил иткән, бу узган елның шул чорына караганда 1%ка түбәнрәк һәм планлаштырылган күрсәткечтән 5%ка кимрәк. Җылылык энергиясен җибәрүнең күләме дә азайган, ул 5 934 мең Гкал тәшкил иткән, узган ел 6 241 мең Гкал булган.
Компаниянең табышы агымдагы елның беренче алты аенда 17 813 млн. сум тәшкил иткән, бу узган елга караганда 1%ка күбрәк һәм планнан 4%ка калыша. Компаниянең дебитор бурычларын бетерү буенча эшчәнлеген уңай бәяләде, аны 792 млн. сумга кыскарту мөмкин булган. 1 июльгә ул 1 458 млн. сум тәшкил иткән.
2016 елның 24 августында Россия Федерациясе финанслар министырлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Россия Федерациясенең "2012 елның 27 июленнән 775 санлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карарына үзгәрешләр кертү хакында" Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проектын кертте.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Татарстанның дәүләт бәйрәмнәреннән иң әһәмиятлесен – Республика Көнен быел егерме алтынчы тапкыр билгеләп үтәбез.
Татарстанның хәзерге тарихы шушы зур вакыйгадан башланып китте, ул хезмәт сөюче, күпмилләтле Россиянең һәм туган республикабызның традицияләренә хөрмәт белән караучы, күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре саклаган барлык татарстанлыларны берләштерде.
Россия Федерациясенең финанслар министлыгы исегезгә төшерә, «BudgetApps» ачык дәүләт финанслар белешмәләре" конкурсына гаризалар кабул итү ахырына якынлаша.
Конкурска гаризаны электрон теркәлү формасы аша биреп була, ул 31 августка кадәр Россия Федерациясенең финанслар министрлыгының рәсми сайтында, «BudgetApps» ачык дәүләт финанслар белешмәләре" конкурсы бүлегендә кулланышта.
Россиядә 2016 елның гыйнвар-июнь айларында 115,45 тонна алтын эшләп чыгарылган. 2015 елда ул 113,08 тонна тәшкил иткән иде. Шул исәптән: алтын табу - 91,09 тонна (2015 елда 88,02 тонна), бер уңайдан табылучы алтын - 7,29 тонна (2015 елда 8,17 тонна). Икенчел - 17,07 тонна (2015 елда - 16,9 тонна).
Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖнең Директорлар советының чираттагы утырышы үтте.
Утырышта "Татнефть" ГАҖнең 2016 елның җиде аенда бюджеты үтәлеше каралды һәм агымдагы елның сентябрь аена бюджеты расланды, компаниянең беренче яртыеллыкта финанс-хуҗалык нәтиҗәләре турында сүз барды.
Хисап чорында компания ятмаларыннан 13,739 млн. тонна нефть чыгарылды, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 4,8 % ка артык. Иярчен газны чыгару 461 млн. куб. метр тәшкил итте, бу 2015 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 5,6 % ка артык.
Татарстан Республикасы Финанслар министрыгының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Рәүфович Гайзатуллин 2017 елга җирле бюджетларның фаразланучы керем күләмен тикшерү буенча киңәшмәләр уздырды.
Шулай ук әлеге очрашулар барышында агымдагы елның гыйнвар-июль айларында җирле бюджетларның үтәлеше дә каралды.
2016 елның 24-25 августында Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасарлары Алексей Шишкин һәм Алла Анфимовада 2017-2019 елларга министрлыкларның фаразланучы чыгымнарын тикшерү буенча киңәшмәләр узды.
23 сентябрь көнне "Манеж" ЦВЗда беренче Мәскәү форумы узачак. Әлеге форум Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы һәм Мәскәү Хөкүмәте тарафыннан уздырыла. Форумның төп темасы - Россиянең финанс стратегиясе: үсешкә юнәләбез".
Мәскәү финанс форумы ул Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы вәкаләтләре кысаларында икътисади сәясәт, иҗтимагый акчалар һәм җайга салу өлкәсендә профессиональ фикер алышулар өчен бу яңа иҗтимагый мәйданчык.
Татарстанда ел башланганнан бирле 1 млн. 355,8 кв.м. торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Тулаем төзелеш предприятиеләрендә җитештерү имгәнүләре кимү буенча уңай динамика күзәтелә, диде министр.
Төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында эшләр алга бара, - диде министр. «Чаллы шәһәре, Яңа Чишмә, Буа, Баулы, Аксубай һәм Зеленодольск районнары җитәкчеләре игътибарына: сез торак тапшыру буенча графиктан артта барасыз».