2016 елның гыйнвар-июль айларында Россия Федерациясенең тупланма бюджеты, Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы белгечләре әйтүенчә, 925 млрд. сум дефицит белән үтәлде. Шушы вакыт аралыгында тупланма бюджетның керемнәре 14 трлн.958 млрд. сум, ә чыгымнары 15 трлн. 883 млрд. сум тәшкил итте. Агымдагы елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда дефицит күләме кимеде, ул, исегезгә төшерәбез, 1,061 трлн. сум тәшкил иткән иде.
2016 елның 19 августында Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләсе хакында муниципалитетлар белән видеоконференция нигезендә киңәшмә узды. Әлеге очрашуда муниципалитетларда гамәлдәге ведомствоара комиссия кысаларында 11 августтан 17 августка кадәр вакты аралыгында эш нәтиҗәләре тикшерелде. Киңәшмә нәтиҗәсендә муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм финанс органнары җитәкчеләренә ведомствоара комиссия эше кысаларында прокуратура, участок полицияләре, суд приставлары, салым хезмәткәрләре белән эшне көчәйтергә дигән карар кабул ителде.
Бүген Лаеш муниципаль районының Лаеш шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы уза.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, предприятиеләр җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, юагры һөнәри белем уку йортлары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем оешмалары директорлары һәм башкалар катнаша.
Россия Федерациясенең энергетика министрының беренче урынбасары Алексей Текслер белдергәнчә, Россия Федерациясе премьер-министры Аркадий Дворкович нефть тармагында салым салу буенча киңәшмәне август аенда уздырачак.
Министр урынбасары сүзләренчә, Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы һәм Россия Федерациясе энергетика министрлыгында әлеге мәсьәлә буенча каршылыклар туган. "Без каршылыклар таблицасын әзерләдек, һәм, нигездә, Аркадий Владимировичта шуны тикшерәчәкбез", - дип тә өстәде Текслер.
Росстат мәгълүматлары буенча, Россия Федерациясендә кулланыш әйберләренең бәясе 9 августтан 15 августка кадәр вакыт аралыгында үзгәрмәгән. Моңа кадәр үткән ике атнада - 2 августтан 8 августка кадәр һәм 26 июльдән 1 августка кадәр - бәяләр атнага 0,1% кимегән, ә аңылчы өч атна рәттән бәяләр 0,1% арта барган. Июльнең беренче атнасында Торак коммнулаь тарифка бәяләр арткан өчен бәяләр 0,4% арткан иде. Август башыннан бәяләр 15 август көненә 0,1% кимегән иде. 2016 ел башыннан авуст уртасына кадәр бәяләр 3,8% арткан.
2017-2019 елларга Татарстан Республикасының тупланма бюджетын әзерләү буенча эш дәвам итә. Бүгенге көндә бюджет акчасын алучыларның челтәре, контингетлар штатына карап күрсәткечләрне ачыклау эше бара. Бюджет һәм салымнар буенча республиканың һәм федераль законнарының үзгәрешләре тикшерелә. Бюджет акчасын төп таратучылар арасында бюджет ассигнованияләрен бүлү буенча эш тә алып барыла. Җирле бюджет фаразлары формалаштырыла. Август ахырына кадәр бюджет күрсәткечләренең фаразлары республиканың министрлык һәм ведомстволары, муниципаль район һәм шәһәр берәмләекләре белән бергә каралачак.
Россия Федерациясенең Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия Федерациясе финанслар министрлыгына төбәкләргә тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен финанслау өчен 2017 елда акча дефицитын капларга кушты.
Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы еврооблигацияләрне өстәмә урнаштыру буенча караны көз көне кабул итәчәк, дип хәбәр итте Россия Федерациясе финанслар министрлыгының Дәүләт долгы департаменты директоры Константин Вышковский.
Облигацияләрнең планлаштырылучы өстәмә эмиссия күләме сумнарга күчерелгән әҗәт язулары белән алмаштырылырга мөмкин, дип өстәде ул.
Яз ахырында, 27 май көнне, Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы тышка базарларда шушы суммага 10 еллык евробонларны урнаштырып, 1,75 млрд. сум бурычка алган иде инде. Башта 3 млрд. доллар алып булыр дип фаразланган иде, ә гаризалар күләме хәтта 7 млрд. доллар тәшкил итте. Ләкин бурычка алу бик кыйбат булып чыкты, керем ставкасы еллык 4,75% тәшкил итте.
Россия Федерациясенең Премьер-министры Дмитрий Медведев Псков өлкәсенә эшекле визит белән киләчәк, монда ул төбәкләрнең социаль-икътисади үсеше буенча киңәшмә уздырырга планлаштыра.
Хөкүмәтнең матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, әлеге киңәшмәдә Төньяк-Көнбатыш федераль округында президентның вәкаләтле вәкиле Николай Цуканов, Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов, Ерак Көнчыгышны үстерү буенча министр Александр Галушка, Төньяк Кавказ эшлщре буенча министр Лев Кузнецов, транспорт министры Максим Соколов һәм төбәкләрнең җитәкчеләре катнашачак.
Төбәкләрнең икътисадлары үсеше мәсьәләсе министрлар кабинетында һәрвакытта да көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. АСИ даими уздырып торучы төбәкләрнең инвестицион рейтпнглары буенча, иң уңайлы инвестицион мөһит, һәм, димәк иң югары икътисади торыш дәрәҗәсе Татарстанда, Белгород һәм калуга өлкәләрендә саклана. Россия Федерациясенең башка төбәкләре федераль ярдәм сорарга мохтаҗ.
Россия Федерациясеннән нефтьне экспортлауга пошлина 2016 елның 1 сентябреннән 101,1 долларга кимиячәк һәм тоннасы өчен 80 долларны тәшкил итәчәк, дип исәпләнәгәннәр Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгында. Urals нефтенә уртача бәя 2016 елның 15 июленнән 14 августына кадәр вакыт аралыгында баррель өчен 41,57 доллар тәшкил итте, ягъни тонаасы өчен 303,5 доллар, диелә Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган белешмәләрдә.