ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2015 ел
шимбә

Татарстанда планда каралган 2,4 млн кв метр торакның 2,35 млн кв метры тапшырылган. 2015 елда капиталь ремонт программасы буенча республикада 1029 күп фатирлы йорт ремонтланган, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин.
Киңәшмәне республиканың муниципаль районнары белән бергә видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


25
декабрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр съезды – ел саен без очраша торган, муниципалитетларның мөһим проблемаларын хәл итә һәм яңа бурычлар куя торган бик шәп мәйданчык. Бүген Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр унынчы съездындагы чыгышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул сүзләрдән башлады.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының унынчы съезды «Корстон» КСККда (Казан) узды, анда республика муниципаль берәмлекләреннән 955 делегат катнашты.


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Халык өчен федераль займ облигацияләре тәкъдиме күләме аларны чыгарып карау уңышлы булган очракта арттырылырга мөмкин, дип белдерде РФ финанслар министры Антон Силуанов РФ Хөкүмәте утырышында. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы  президиумының чираттагы утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Инвестицион совет президиумы утырышларында дәүләт хакимияте органнары тарафыннан күптөрле ярдәм таләп ителүче проектлар каралачак, шулардан: инфраструктура, законнар чыгару-норматив һәм башка рәвешле ярдәм.


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

Бүген ТР Дәүләт Советының 14 нче утырышында “2015 нче елга һәм 2016, 2017 нче еллар планлы чорына ТР бюджеты турында” ТР законына үзгәрешләр кертү турында”гы ТР закон проекты каралды. Бу мәсьәлә буенча ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән, шулай ук, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин чыкты.


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Гарвард университетының икътисад профессоры Кеннет Рогофф дәүләт хакимияте органнарының җитәкче хезмәткәрләре өчен лекция укыды.

Лекция хәзерге финанс һәм геополитик шартларда икътисадның актуаль мәсьәләләренә багышланды. 

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә тыңлады.


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. 

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа ел алдыннан мондый чаралар гадәтигә әверелә.

Үтеп баручы 2015 ел йомгаклары турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты белдергәнчә, билгеле бер кыенлыкларга карамастан, сәнәгать  продукциясе күләмнәре буенча республика үткән елгы дәрәҗәдән алгарак китте, социаль өлкәдәге барлык йөкләмәләр үтәлгән, төп капиталга  инвестицияләр күләме буенча күрсәткеч үткән елгы дәрәҗәдән артып китә.   


18
декабрь, 2015 ел
җомга

Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2015 ел нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алуга XI республикакүләм конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурс лауреатларына һәм дипломантларына бүләкләрне ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.

Илдар Халиков үзенең чыгышында билгеләп узганча, соңгы елларда республикада предприятиеләр һәм оешмаларның, халыкара идарә стандартлары нигезләнеп, әйдәп баручы дөнья җитештерүчеләре белән икътисади интеграциясе күзәтелә. Аның сүзләренчә, бу процесста конкурсның да роле бар.

“Конкурс лауреатлары республика товар җитештерүчеләре өчен үрнәк булып тора, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы. – Татарстан – бу конкурс даими үткәрелгән аз санлы төбәкләрнең берсе”.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә бүген Республика “Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенә ярдәм буенча ТР Президенты каршындагы Совет утырышы узды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте. Анда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, “Йолдызлык” иҗади талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм   буенча республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Федераль кредит акчалары буенча ставкаларны күтәрү буенча Федераль Резерв система (ФРС) карары РФ бюджетына һәр сумның курсына йогынты ясамыячак, дип фикерли РФ финанслар министры Антон Силуанов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International