Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр күләме 4 млрд. 404,63 млн. сум, ягъни 94% тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Татарстан Республикасында соңгы ике ел ярымда 200 дән артык көнкүреш коррупциясе очрагы кисәтелде. Шулар арасында сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкәдәге күренешләр – фиктив медицина белешмәләре, законсыз социаль түләүләр алуны оештыру (эшсезлек буенча субсидияләр), армиядә хезмәт итүдән законсыз азат ителү, вузларга укырга керү вакытындагы күренешләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә иганәчләр ярдәме яисә ирекле ярдәм итү сылтавы белән акча таләп итү.
Болар һәм тагын башка күп кенә көнкүреш коррупциясе факторлары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы совет утырышында сөйләштеләр. Чара Казан Кремлендә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырыды.
Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнаштылар.
Хезмәтне саклау кысаларында Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 624 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 11 млн. 751 мең сумлык 322 карар чыгарылган, шул исәптән инвестицион торак төзелешләре объектлары буенча - 4 млн. 907 мең сумлык 115 карар һәм социаль ипотека объектлары буенча – 180 мең сумлык 11 карар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алекесей Песошин катнашты.
Татарстан мәгариф системасын модернизацияләү буенча илебезнең һәм халыкара алдынгы тәҗрибәне актив үзләштерә, әмма бу гына җитәрлек түгел әле, мәгарифтә алда барырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татарстан: инновацион регион мәгарифе» мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе утырышында хәбәр итте.
Быел традицион август киңәшмәсен уздыру мәйданчыгы итеп Байлар Сабасы (Саба муниципаль районы) сайлап алынган иде, киңәшмәдә барлыгы республиканың 2,5 мең мәгариф һәм фән хезмәткәре катнаша, монда тематик секцияләр һәм “түгәрәк өстәлләр” эшли. Моннан тыш, Саба спорт-мәдәни үзәге базасында «Мәгарифтә мәгълүмат технологияләре» күргәзмәсе куелган иде, аның максаты – хәзерге заман мәгълүмат-коммуникация технологияләренең Татарстан Республикасы мәгарифе тармагына нәтиҗәле интеграциясе мөмкинлекләрен күрсәтү.