ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2014 ел
сишәмбе
Финанслар министрлыгы Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына пенсиянең мәҗбүри җыелып барылучы өлешен бетереп, ансыз эшләү юлларын уйларга тәкъдим итте.  

11
август, 2014 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы Кырым ярымутравын үстерү буенча дәүләтнең максатчан программасы күләменең чикләрен билгеләде, дип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать мәйданчыгында булганда «Химград» технополисының торышы һәм үсеш перспективалары белән танышты. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озата йөрделәр.

Татарстан Республикасы Президенты “Химград” резидентлары өчен технопаркның икенче чираты төзелеш мәйданчыгында булды. Бер ай элек кенә башланган төзелешне киләсе елның февраль аена тәмамлау планлаштырыла.



10
август, 2014 ел
якшәмбе

Бүген Петропавловск-Камчатскта Татарстан Республикасы белән Камчатка крае сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Камчатка крае Владимир Илюхин куйдылар.

 

Килешү транспорт, төзелеш, урман хуҗалыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану, югары технологияләр, туризм, мәгариф, милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт, яшьләр сәясәте, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау өлкәләрендә хезмәттәшлекне күз алдында тота.


9
август, 2014 ел
шимбә
Бүген Казан авиация заводы аэродромында “Мин күк йөзен сайлыйм” исемле бәйрәм узды. Бәйрәмдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФнең ерак авиация командующие Игорь Хворов, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең башкарма вице-президенты Александр Туляков, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, шулай ук берничә мең шәһәр халкы катнашты.

“Мин күк йөзен сайлыйм” дигән бәйрәм авиазаводның җәйге кырында беренче тапкыр уза. Монда аттракционнар һәм күңел ачу программалары белән бәйрәм оештырылды.Кунаклар Казанда төзелгән һәм төзелүче хәрби һәм гражданлык самолетларының төрле модельләрен карый алдылар.


8
август, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Камчатка краена килде. Петропавловск-Камчатка аэропортында аны Камчатка крае губернаторы Владимир Илюхин каршы алды.


Сәфәренең беренче көнендә Рөстәм Миңнеханов сөләйман балыгы үрчетү буенча Паратун эксперименталь-җитештерү заводында булды. Завод төзелеше 1986 елда башланган һәм 2002 елда тәмамланган. Заводның исәп-хисап җитештерү куәте 17,5 млн. данә бәләкәч сөләйман балыгы тәшкил итә. Камчатка крае елгаларына ел саен 15 млн. данәгә кадәр уылдыктан яңа гына чыккан балыклар җибәрелә.


7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм "Мастерс" категориясендә су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерләнү һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Халыкара дәрәҗәдәге чарага хәтле бер ел калды, без аны тиешенчә уздырырга тиеш, дип әйтте утырыш башында Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, республиканың мондый спорт ярышларын уздыру тәҗрибәсе бар, бу системалы эш итүне таләп итә. Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты – спорт дөньясында әһәмиятле вакыйга, 2015 елда катнашучы илләр саны Казандагы 2013 елгы Универсиадагы илләр саныннан артыр дип көтелә, дип искәртте Татарстан Президенты. Медальләр саны буенча әлеге чемпионат җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатыннан соң икенче урында.


6
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков 2015 елда Казанда булачак Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм “Мастерс” категориясендә Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.

ТР Хөкүмәте йортында узган утырыш барышында, анда катнашучылар ярышлар булачак спорт объектларының әзерлеге һәм куркынычсызлык мәсьәләләре, клиентлар төркемнәрен урнаштыру һәм аларны ашату, медицина ярдәме белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


5
август, 2014 ел
сишәмбе
Финанслар министрлыгы Россиядә виртуаль акчаны чыгару һәм куллануны тыючы проект эшли. Бу турыда "Коммерсант" газетасы яза.

4
август, 2014 ел
дүшәмбе
Россиянең  Финанслар министрлыгың ачык булу принципларын тормышка ашыру буенча координацион комиссия утырышы узды. Әлеге чара Финанслар министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко рәсилегендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International