ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2014 ел
якшәмбе

Татарстанда 2014 елда капремонт программасы буенча яңа уку елы башлануга барлык мәктәпләр дә тулысынча ремонтланган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылучы атналык киңәшмәдә хәбәр ителде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


Үз нотыгында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә дә 159 мәктәптә ремонт тәмамланган.Төзелеш-монтаж эшләрен үзләштерү 100% тәшкил итә.

30 август көнне Татарстан Республикасының барлык шәһәр һәм районнарында "Яшел Россия" исемле Россиякүләм экологик субботник узды. Әлеге чараның максаты - Россиянең шәһәр һәм төбәкләренең экологик хәлен яхшырту. Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре субботникта актив катнашты.

30
август, 2014 ел
шимбә
Бүген, Республика көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды. Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда узган тантаналы чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар.

2014 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премисенә "Утлы дала" ике томлы тарихи роман өчен язучы Вахит Имамов һәм каллиграфик композицияләр сериясе өчен Владимир Попов лаеклы булды. 

2014 елның 29 августында Татарстан Республикасының Финанслар министры Радик Гайзатуллинда энергетика оешмалары, алкоголь продукциясенең эре җитештерүчеләре һәм "Казан вертолет заводы" ААҖ  белән финанс-хуҗалык эшчәнлегенең күрсәткечләрен, 2014 елның беренче яртыеллыгында бюджетка кертелгән түләүләрнең һәм 2014 ел буенча көтелүче кертемнәр, шулай ук 2015-2017 елларга фараз тикшерү буенча киңәшмә узды.

29
август, 2014 ел
җомга
2014 елның 28 августында Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин республикабызның нефтехимик комплексының эре оешма - КГН ОАО "Татнефть" һәм ТАИФ компанияләр төркеме, шулай ук машина төзүче эре оешмалар - "КАМАЗ" ААҖ вәкилләре белән ТР буенча РФ ФСХИ, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР икътисад министрлыгы белгечләре белән киңәшмәләр уздырды. 
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы Visa һәм MasterCard түләү системасына фикердәшлек итәргә әзер, Россиядә процессингка күчү вакыты үзгәререгә мөмкин, дип хәбәр итә Прайм.

28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткәрелде.

Утырышта 2014 елның җиде аенда «Татнефть» ААҖ бюджеты үтәлеше нәитҗәләре каралды һәм агымдагы елның сентябрь аена бюджеты расланды, «Татнефть» ААҖнең беренче яртыеллыкта финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгаклар ясалды.

Хисаплылык чоры дәвамында компаниянең чыгару урыннарында 12,986 млн. тонна нефть чыгарылды, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 0,4 %ка артыграк. Юлдаш нефть газын чыгару 435 млн. куб. метр тәшкил итте, бу, 2013 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2,2 %ка артык.


27
август, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 27 августында Татарстан Республикасының финанслар министры урынбасары Данил Волков республиканың эре оешмалары вәкилләре белән киңәшмәләр уздырды. Әлеге очрашуларда 2014 елның беренче яртыеллыгында оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәләре, финанс-хуҗалык эшчәнлегенең һәм кертемнәрнең 2014 елда көтелүче күрсәткечләре, шулай ук 2015-2017 елларга фаразы тикшерелде. 

РФ Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеевның "Коммерсант ФМ" радистанциясенә биргән әңгәмәсе

- Европарламентта сумның конвертлашуын чикләргә тәкъдим иттеләр. Бу нәрсәне аңлата?

 - Соңгы елларда  без төбәк резерв валютасы буларак сумның статусын тәэмин итәргә юнәлдерелгән бер төркем чаралар уздырдык, аларның ике максаты бар. Беренчесе - Россиядә чит ил эмитентлары өчен акцияләр һәм облигацияләр буенча листингны тәэмин итү. Икенчесе - чит илдә исәп-хисаплашу өчен сумны куллана алу. 


26
август, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының финанслар министрлыгында 26 август көнне министр урынбасары Данил Волковта 2014 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы бюджетына табышка салым керүнең кимүе сәбәпләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International