ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2014 ел
шимбә
“Смарт Сити Казань” мәйданчыгында Россиянең “Лионтех” компаниясе белән Көньяк Кореянең Mirae компаниясе бергә радиоэлектроника сәнәгате өчен югары төгәллеккә ия җиһазлар эшләп чыгару буенча завод төзергә планлаштыралар. Бүген компанияләр җитәкчеләре Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашуда проектны гамәлгә кертү перспективалары турында фикер алыштылар. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТРның Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов катнашты.


1
август, 2014 ел
җомга
2014 елның 1 августына Россия Федерациясенең Резерв фондының гомуми күләме 3 трлн. 95 млрд. сум, тәшкил итте, бу 86,63 млрд. долларга тигез, диелә Финанслар министрлыгы хәбәрендә.  

31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
 Офшор юрисдикциясендә теркәлгән компанияләргә салым салуны камилләшетрү буенча закон проекты авуст ахырына кадәр Хөкүмәт тарафыннан тикшереләчәк һәм Дәүләт Думасына көзге сессиядә кабул ителү өчен тәкъдим ителәчәк. Бу турыда РФ  финанслар министры Антон Силуанов: РФ Президентының Хөкүмәт әгъзалары белән очрашу бурышында хәбәр итте. 

30
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программаларын гамәлгә ашыру турында сүз барды. Алар турында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Министр Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек секторының 140 мең эшмәкәрлек субъектыннан гыйбарәт булуын искәртте, бүгенге көндә аларда 480 меңгә якын кеше мәшгуль. Ул билгеләп үткәнчә, быел кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары санының тотрыклылыгы күзәтелә. Узган ел белән чагыштырганда, производство бизнесында, сәнәгатьтә кече һәм урта предприятиеләр саны үсештә. Моннан тыш, производство белән бәйле бизнес үсешендә дә уңай динамика күренә.


29
июль, 2014 ел
сишәмбе
Fitch халыгара рейтинг агентлыгы Россия Федерациясе эмитенты дефолтының озак вакытка рейтингын чит ил һәм милли валютадаларда  ВВВ дәрәҗәсендә раслады. Рәсми сайтта урнаштырылган гаризада билгеләнгәнчә, әлеге билгегә "негатив" караш бирелгән.

28
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы Бюджет кодексының аерым положенияләренең туктатылып торуы турында" Татарстан Республикасы Законына кул куйды.

26
июль, 2014 ел
шимбә

Казанга «Транснефть» ААҖ президенты Николай Токарев эш сәфәре белән килде.

«Казан» халыкара аэропортында Николай Токаревны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

«Транснефть» ААҖ башлыгы эш сәфәренең төп максаты – «Транснефть» системасы оешмаларының II җәйге Спартакиадасы чараларында катнашу (Универсиада авылы мәйданчыгы, Казан).

Исегезгә төшерәбез, ярышларда бөтен Россиядән, компаниянең 18 акционер җәмгыятеннән килгән 400 иң яхшы спортчы катнаша. Барлыгы 6 региональ команда формалаштырылган: «Мәскәү», «Төньяк-көнбатыш», «Ерак Көнчыгыш», «Себер», «Үзәк-Көньяк», «Урал-Идел буе». Ярышлар җиде спорт төре буенча уздырыла: баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, мини-футбол, шахмат, өстәл теннисы һәм йөзү.


25
июль, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында (Казан) узды.


Утырышта 2014 елның беренче яртыеллыгында «Татнефть» ААҖ бюджеты үтәлеше каралды һәм агымдагы елның августына бюджет расланды.


24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 25 июль көнне муниципаль районнар һәм шәһәр җирлеләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2014 елның гыйнвар-июнь айларында җирле бюджетларның үтәлешен тикшерү һәм 2014 елның июль аенда көтелүче үтәлеше буенча киңәшмәләр узды.

23
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2014 елның беренче яртыеллыгында җыелган салымнарның гомуми күләме 191,7 млрд. сум тәшкил иткән, 2013 елның шушы чоры белән чагыштырганда 19,5%ка артык. Бүген "2014 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм бюджет законнары яңалыклары кысаларында 2015 - 2017 елларга бюджет формалаштыру турында" республика финанс, казначы һәм салым органнарының видеоконференция режимында республика киңәшмәсендә шундый белешмәләр китерелде, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмәдә Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин, Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Алексей Лавров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, муниципалитетлар башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International