ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2014 ел
сишәмбе

Украинадан китәргә мәҗбүр булган затларны урнаштыру һәм аларга социаль-көнкүреш шартлары тудыру мәсьәләләре буенча бүген бөтенроссия селектор киңәшмәсе уздырылды, аны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Дмитрий Медведев, киңәшмәне ачып, хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә Россиягә 144 мең Украина гражданы килгән, алар барысы да Федераль миграция хезмәтенә эш белән бәйле булмаган статус сорап мөрәҗәгать иткәннәр. «Кешеләр сугыштан, хәрби хәрәкәтләр зонасыннан качалар. Россиядә алар яклау һәм ярдәм эзлиләр, - дип ассызыклады Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы. – Безнең бурыч – аларга игътибарлы булу, ярдәм күрсәтү».

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Кытай Халык Республикасы (КХР) Торак йортлар,шәһәр һәм авыл төзелеше министрлыгының Планлаштыру, финанслар һәм халыкара элемтәләр департаменты генераль директоры Хэ Синхуа җитәкчелегендәге КХР делегациясе белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Алексей Песошин, Татарстан җитәкчелеге 2011 елдан Кытай коллегалары белән икътисадның күп юнәлешләре буенча актив хезмәттәшлек итә, дип белдерде.Ул кыскача Татарстанның икътисади потенциалы турында сөйләде. 2013 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 15 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән. Аның сүзләренчә, икътисадның киләчәктәге үсеше һәм төп капиталга инвестицияләр кертү, “Татнефть”, “КАМАЗ”, “ТАИФ” кебек зур предприятиелщр хисабына планлаштырыла.

21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасының Финанслар министры Радик Гайзатуллин устав максталары һәм мәсьәләләрен хәл итүгә керткән зур өлеше өчен "Профсоюз каршында казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне РФ дәүләт учрежденияләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре Профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы Рәисе Ольга Анатольевна Калашникова тапшырды.

“Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең җәйге кампусы” халыкара мәгариф форумын ачу кысаларында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Инновацияләрнең яшь лидерлары берлегенең коммерциячел булмаган партнерлыгында катнашучы Россиянең төрле регионнары эшкуарлары белән очрашты.

Очрашу тау чаңгысы спорт-савыктыру комплексы мәйданчыгында узды, анда шулай ук Ачык хөкүмәт мәсьәләләре буенча Россия министры Михаил Абызов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары– мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.


19
июль, 2014 ел
шимбә
Муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының финанслар министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин "Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешендә казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.

Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча 2014 елның 27 июненә 2014 ел этабы буенча Татарстан Республикасы заявкасы хупланган. 2013 ел этабы буенча 9 мең 722 кв. м мәйдандагы торак урыннарын сатып алуга 241 шартнамә төзелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.


18
июль, 2014 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Карелия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды. Документка имзаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худилайнен салды.

Исегезгә төшерәбез, Карелия Республикасының Александр Худилайнен җитәкчелегендәге делегациясе ике көнлек (2014 елның 16-17 июле) визит белән Казанга килде. Делегация әгъзалары Казанда күп кенә индустриаль һәм сәнәгать мәйданчыклары, шул исәптән «Химград» технополисы, IT-парк югары технологияләр өлкәсендә технопаркы эшчәнлеге белән таныштылар, «КАИ-Лазер» сәнәгать лазер технологияләренең инжиниринг үзәген һәм башкаларны карадылар.


17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 16 июлендә Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында 2014 елда бюджетларның үтәлеше буенча кайбер мәсьәләләр хакында муниципаль районнар, шәһәр берәмлекләренең башкарма комитетлары, финанс органнары катнашында видеоэлемтә режимында киңәшмә узды.
Һиндыстан вәкиле БРИКС банкы Президенты булачак, бу турыда килешүгә сишәмбе көнне узган оешманың саммитында кул куелды, дип хәбәр итте сишәмбе көнне РФ финанслар министры Антон Силуанов.
БРИКС валюта резервы пулы кысаларында карарлар күпчелек тавыш биргән очракта кабул ителәчәк,  ләкин рефинанслау төрле коэфиициент белән башкарылачак - бу кертемнәрнең күләменә бәйле булачак, дип хәбәр итте сишәмбе көнне журналистларга Россия Федерациясенең Финанслар министры Антон Силуанов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International