ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2014 ел
шимбә

Татарстанда 2014 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы тәмамланды – эшләр барлык 793 йортта тәмамланды.

Бу хакта бүген видеоконференция режимындагы атналык киңәшмәдә хәбәр ителде, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


17
октябрь, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Стратегик инициативалар агентлыгының генераль директоры Андрей Никитин белән очрашты.

Андрей Никитин бүген Казанда ачылган Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингы буенча белем бирү семинарында катнаша.


16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2015 елга ТР бюджеты проектын бүгенге көндә нинди рәвештә булса, шул килеш кабул итәргә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков белдерде. Республика Хөкүмәте башлыгы киләсе елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына Татарстанның төп финанс законы проекты буенча парламент тыңлауларында катнашты. Чара ТР Дәүләт Советында узды.

15 октябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар киләсе өч елга исәпләнгән бюджет проектын карап тикшерделәр. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышы узды. Аны комитет рәисе Светлана Захарова алып барды.

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының күптән түгел билгеләнгән ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, ТР финанслар министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һ.б. министрлык, ведомство вәкилләре катнашты. Утырышта барысы 5 мәсьәлә каралды.

Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды.

Депутатлар 20 дән артык закон проектын карады, шул исәптән “2015 елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына бюджет турында” гы Закон проектын да. Комитет эшендә ТР ДС Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

ТР Дәүләт Советы Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды. Аны комитет җитәкчесе Разил Вәлиев алып барды, аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.

Депутатлар мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр кебек өлкәләргә бүленәчәк бюджет планы проектын карадылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ел саен уза торган “Ачык инновацияләр” форумында катнашты. Татарстан делегациясе составында тагын ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов та бар иде.

14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
14 октябрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында 15 сорау каралды. Алар арасында иң мөһиме республиканың алдагы өч елга исәпләнгән бюджеты турындагы закон проекты булды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразы һәм "2015 елга һәм 2016 һәм 2017 планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" Закон проектын тикшерде. Утырышны комитет рәисе Рафис Борһанов үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International