ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2014 ел
сишәмбе

 Urals маркалы Россиянең нефтенә уртача бәя 2014 елның гыйнвар-июнь айларында баррель өчен 107,28 доллар күләмендә урнашкан, дип хәбәр итте "Интерфакс-АФИ" агентлыгына РФ Финанслар министрлыгы белгече Александр Сакович котировка агентлыгы биргән мәгълүматларга сылтама ясап.

2013 елның гыйнвар-июнь айларында уртача бәя баррель өчен 106,53 доллар күләмендә иде, дип искә төшерде ул. Шулай итеп, 2014 елның беренче яртыеллыгында ул узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда 0,75 долларга арткан.


30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга бер көнлек эш сәфәре ясады.

Ашхабад халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары – чит илләр эшләре министры Рәшид Мөридов каршы алды.

Ашхабадка килеп төшүгә үк Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Горбанголы Бердымөхәммәдов белән очрашу өчен Огузхан (Ашхабад, Төрекмәнстан) сараена барды.


28
июнь, 2014 ел
шимбә

2014 елда Татарстанда мәктәпләргә каптиаль ремонт ясау программасы республиканың 11 районында тәмамланган. Бүген мондый күрсәткечләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан уздырыла торган традицион киңәшмәдә китерелде.


Үзенең нотыгында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2014 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасында, Әлки, Әтнә, Кайбыч, Чүпрәле һәм Чирмешән муниципаль районнарыннан гайре, 40 муниципаль берәмлек катнашты: бу – 4,8 млн.кв.м. мәйданлы 793 күп фатирлы йорт. 202,2 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. ДТИ күрсәткечләренә караганда, капиталь ремонт эшләре 40 муниципаль берәмлекнең барлык йортларында да башланган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ финанслар министры Сергей Шаталов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда республика ягыннан шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары - баш геологы Рәис Хисамов,  «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты. 

Очрашу барышында нефть тармагы үсеше, тармакта салым түләү  мәсьәләләре турында сүз барды. 


27
июнь, 2014 ел
җомга

Бүген “Татнефть” ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Компаниянең 2013 еллык эшчәнлеге турында доклад белән аның генераль директоры Наил Маганов чыгыш ясады. Аның мәгълүматларына караганда, бер елда 26 млн 107 мең тонна нефть табылган. Гомумән, “Татнефть” төркеме буенча 26 млн 419 мең тонна нефть чыгарылган. “Миллер энд Ленц” бәйсез халыкара консалтинг фирмасы бәяләвенчә, 2013 ел башында “Татнефть” ААҖ нең исбатланган запасы 847,3 млн. тонна тәшкил иткән.


26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда халыктан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очраклар һәм юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүматлар җыя торган “Халык инспекторы” системасы булдырыла. Бүген бу проект ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковка тәкъдир ителде.

“Электронный документооборот- Сервис” ҖЧҖ генераль директоры Тимур Якубов хәбәр иткәнчә, бу проект буенча гражданнарга үз видеорегистраторларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракларны, юл-транспорт һәлакәтләрен теркәп, ЮХИДИгә җибәрү мөмкинлеген булдыру уйланыла.

Мәгълүматларны эшкәртү өчен махсус автоматлаштырылган система булдырылачак. Мәгълүматларны карау нәтиҗәләре буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре тиешле административ карарлар чыгара ала.

25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 25 июнь көнне муниципаль районнар һәм шәһәр җирлеләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2014 елның гыйнвар-май айларында җирле бюджетларның үтәлешен тикшерү һәм 2014 елның июнь-июль айларында көтелүче үтәлеше буенча киңәшмәләр узды.

24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Финанслар министрлыгы дәүләт компанияләренә чит ил банкларында исәп-хисап счеты тотарга тыячак.

23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасын Кытай регионнары белән актив үзара файдалы хезмәттәшлек кызыксындыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Идел буе федераль округы регионнары һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының өске һәм урта агымнарында урнашкан регионнары җитәкчеләре очрашуларында белдерде. Очрашу Самара шәһәрендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм КХР Дәүләт Советы әгъзасы Ян Цзечи җитәкчелегендә узды.

Бүгенге очрашу “Идел-Янцзы” форматында хезмәттәшлекнеүстерүне дәвам итү максатында узды. Чарада ИФО регионнары һәм Кытай провинцияләре җитәкчеләре катнашты.


21
июнь, 2014 ел
шимбә

Бүген Казанда гөрләп Сабантуе узды. Мирный поселогындагы Каенлыкта уздырылучы Сабантуенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федарациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев, Казан мэры Илсур Метшин, Стамбул мэры Кадыйр Топбаш һәм башкалар катнашты.

Мәртәбәле кунаклар визиты Татарстан Республикасы мунициципаль районнары оештырган Сабантуйның традицион милли өй яны хуҗалыкларын караудан башладылар. Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Патрушев Кукмара, Балык Бистәсе районнары оештырган өй яны хуҗалыгын, халык һөнәрләре осталары эшен күзәттеләр. Лаеш районы ишегалдында Патрушев «городки» уйнап карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International