Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм "Мастерс" категориясендә су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерләнү һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Халыкара дәрәҗәдәге чарага хәтле бер ел калды, без аны тиешенчә уздырырга тиеш, дип әйтте утырыш башында Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, республиканың мондый спорт ярышларын уздыру тәҗрибәсе бар, бу системалы эш итүне таләп итә. Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты – спорт дөньясында әһәмиятле вакыйга, 2015 елда катнашучы илләр саны Казандагы 2013 елгы Универсиадагы илләр саныннан артыр дип көтелә, дип искәртте Татарстан Президенты. Медальләр саны буенча әлеге чемпионат җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатыннан соң икенче урында.