ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2014 ел
шимбә

Хезмәтне саклау кысаларында Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 624 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 11 млн. 751 мең сумлык 322 карар чыгарылган, шул исәптән инвестицион торак төзелешләре объектлары буенча - 4 млн. 907 мең сумлык 115 карар һәм социаль ипотека объектлары буенча – 180 мең сумлык 11 карар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алекесей Песошин катнашты.


15
август, 2014 ел
җомга

Татарстан мәгариф системасын модернизацияләү буенча илебезнең һәм халыкара алдынгы тәҗрибәне актив үзләштерә, әмма бу гына җитәрлек түгел әле, мәгарифтә алда барырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татарстан: инновацион регион мәгарифе» мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе утырышында хәбәр итте.

Быел традицион август киңәшмәсен уздыру мәйданчыгы итеп Байлар Сабасы (Саба муниципаль районы) сайлап алынган иде, киңәшмәдә барлыгы республиканың 2,5 мең мәгариф һәм фән хезмәткәре катнаша, монда тематик секцияләр һәм “түгәрәк өстәлләр” эшли. Моннан тыш, Саба спорт-мәдәни үзәге базасында «Мәгарифтә мәгълүмат технологияләре» күргәзмәсе куелган иде, аның максаты – хәзерге заман мәгълүмат-коммуникация технологияләренең Татарстан Республикасы мәгарифе тармагына нәтиҗәле интеграциясе мөмкинлекләрен күрсәтү.


14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Салым Кодексын яңа "Сатудан салым" исемле бүлеге белән тулыландыручы закон проекты Хөкүмәткә юнәлдерелгән, дип белдерделәр бүген РБКга Финанс министрлыгында. Төбәкләр аны инде 2015 елның 1 гыйнварыннан кертә алачаклар, ләкин Хөкүмәттә губернаторларның барысы да бу экспериментны кертмиячәк дип уйлыйлар.

13
август, 2014 ел
чәршәмбе
Агро хуҗалык комплексын үстерү буенча дәүләт программасы чит ил поставкалыра бәйле булган җитештерүчеләргә ярдәм итү ягы буенча  Хакимият сентябрь ахырына кадәр эшләр бетерәчәк. Әлеге йөкләмәлрне Премьер-министр Дмитрий Медведев үзенең урынбасары Аркадий Дворковичка, Авыл хуҗалыгы министрлыгына, Икътисади үсеш министрлыгына һәм Финанслар министрлыгына бирде.

12
август, 2014 ел
сишәмбе
Финанслар министрлыгы Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына пенсиянең мәҗбүри җыелып барылучы өлешен бетереп, ансыз эшләү юлларын уйларга тәкъдим итте.  

11
август, 2014 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы Кырым ярымутравын үстерү буенча дәүләтнең максатчан программасы күләменең чикләрен билгеләде, дип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать мәйданчыгында булганда «Химград» технополисының торышы һәм үсеш перспективалары белән танышты. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озата йөрделәр.

Татарстан Республикасы Президенты “Химград” резидентлары өчен технопаркның икенче чираты төзелеш мәйданчыгында булды. Бер ай элек кенә башланган төзелешне киләсе елның февраль аена тәмамлау планлаштырыла.



10
август, 2014 ел
якшәмбе

Бүген Петропавловск-Камчатскта Татарстан Республикасы белән Камчатка крае сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Камчатка крае Владимир Илюхин куйдылар.

 

Килешү транспорт, төзелеш, урман хуҗалыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану, югары технологияләр, туризм, мәгариф, милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт, яшьләр сәясәте, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау өлкәләрендә хезмәттәшлекне күз алдында тота.


9
август, 2014 ел
шимбә
Бүген Казан авиация заводы аэродромында “Мин күк йөзен сайлыйм” исемле бәйрәм узды. Бәйрәмдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФнең ерак авиация командующие Игорь Хворов, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең башкарма вице-президенты Александр Туляков, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, шулай ук берничә мең шәһәр халкы катнашты.

“Мин күк йөзен сайлыйм” дигән бәйрәм авиазаводның җәйге кырында беренче тапкыр уза. Монда аттракционнар һәм күңел ачу программалары белән бәйрәм оештырылды.Кунаклар Казанда төзелгән һәм төзелүче хәрби һәм гражданлык самолетларының төрле модельләрен карый алдылар.


8
август, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Камчатка краена килде. Петропавловск-Камчатка аэропортында аны Камчатка крае губернаторы Владимир Илюхин каршы алды.


Сәфәренең беренче көнендә Рөстәм Миңнеханов сөләйман балыгы үрчетү буенча Паратун эксперименталь-җитештерү заводында булды. Завод төзелеше 1986 елда башланган һәм 2002 елда тәмамланган. Заводның исәп-хисап җитештерү куәте 17,5 млн. данә бәләкәч сөләйман балыгы тәшкил итә. Камчатка крае елгаларына ел саен 15 млн. данәгә кадәр уылдыктан яңа гына чыккан балыклар җибәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International