Казанга «Транснефть» ААҖ президенты Николай Токарев эш сәфәре белән килде.
«Казан» халыкара аэропортында Николай Токаревны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
«Транснефть» ААҖ башлыгы эш сәфәренең төп максаты – «Транснефть» системасы оешмаларының II җәйге Спартакиадасы чараларында катнашу (Универсиада авылы мәйданчыгы, Казан).
Исегезгә төшерәбез, ярышларда бөтен Россиядән, компаниянең 18 акционер җәмгыятеннән килгән 400 иң яхшы спортчы катнаша. Барлыгы 6 региональ команда формалаштырылган: «Мәскәү», «Төньяк-көнбатыш», «Ерак Көнчыгыш», «Себер», «Үзәк-Көньяк», «Урал-Идел буе». Ярышлар җиде спорт төре буенча уздырыла: баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, мини-футбол, шахмат, өстәл теннисы һәм йөзү.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты, компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында (Казан) узды.
Утырышта 2014 елның беренче яртыеллыгында «Татнефть» ААҖ бюджеты үтәлеше каралды һәм агымдагы елның августына бюджет расланды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2014 елның беренче яртыеллыгында җыелган салымнарның гомуми күләме 191,7 млрд. сум тәшкил иткән, 2013 елның шушы чоры белән чагыштырганда 19,5%ка артык. Бүген "2014 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм бюджет законнары яңалыклары кысаларында 2015 - 2017 елларга бюджет формалаштыру турында" республика финанс, казначы һәм салым органнарының видеоконференция режимында республика киңәшмәсендә шундый белешмәләр китерелде, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмәдә Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин, Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Алексей Лавров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, муниципалитетлар башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Украинадан китәргә мәҗбүр булган затларны урнаштыру һәм аларга социаль-көнкүреш шартлары тудыру мәсьәләләре буенча бүген бөтенроссия селектор киңәшмәсе уздырылды, аны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Дмитрий Медведев, киңәшмәне ачып, хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә Россиягә 144 мең Украина гражданы килгән, алар барысы да Федераль миграция хезмәтенә эш белән бәйле булмаган статус сорап мөрәҗәгать иткәннәр. «Кешеләр сугыштан, хәрби хәрәкәтләр зонасыннан качалар. Россиядә алар яклау һәм ярдәм эзлиләр, - дип ассызыклады Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы. – Безнең бурыч – аларга игътибарлы булу, ярдәм күрсәтү».
“Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең җәйге кампусы” халыкара мәгариф форумын ачу кысаларында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Инновацияләрнең яшь лидерлары берлегенең коммерциячел булмаган партнерлыгында катнашучы Россиянең төрле регионнары эшкуарлары белән очрашты.
Очрашу тау чаңгысы спорт-савыктыру комплексы мәйданчыгында узды, анда шулай ук Ачык хөкүмәт мәсьәләләре буенча Россия министры Михаил Абызов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары– мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.
Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча 2014 елның 27 июненә 2014 ел этабы буенча Татарстан Республикасы заявкасы хупланган. 2013 ел этабы буенча 9 мең 722 кв. м мәйдандагы торак урыннарын сатып алуга 241 шартнамә төзелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.