ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2014 ел
дүшәмбе
Россия Федерациясе ситуациягә карап тышкы базарда берничә евробонд траншын урнаштырырга мөмкин, дип белдерде журналистларга РФ Финанслар министры урынбасары Сергей сторчак. "Ике яки аннан күбрәк урнаштыру булырга мөмкин. Ситуациягә карарбыз инде, хәлләрне күпертү өчен каты ихтыяҗ юк, без үзебезне бик тыныч тота алабыз. Өстәвенә, ел башында, әле бит март кына", - диде ул. Моңа кадәр финанслар министры Антон Силуанов Россия тышкы бурыч базарына ике тапкыр - доллар һәм еврода урнашырып чыга ала дигән иде. Сторчак хәбәр иткәнчә, Россия валюталарны үзе теләп сайлый ала һәм әлегә катгый карар әле кабул ителмәгә. "Кайсы валютада дигән бернинди катгый сүз юк", - диде ул.

8
март, 2014 ел
шимбә
РФ резидентлары тарафыннан тикшерелеп торучы чит ил компанияләре табышына салым салу өлкәсендә Салым Кодексына үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Бу турыда мәгълүмат федераль органнарның башкарма комитетлары әзерләүче норматив актлар проектлары һәм аларын иҗтимагый тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү буенча бердәм порталда урнаштырылды.

7
март, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте Йортында Малайзиянең XYBase компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу республикада Invest in Tatarstan халыкара кышкы инвестиция форумы барышы кысаларында узды.

Очрашуны ачып, Хөкүмәт башлыгы, Татарстан белән Малайзияне бик күптәнге һәм уңышлы мөнәсәбәтләр бәйли, дип белдерде. “Бүр үк вакытта без Малайзия регионнары һәм Малайзия компанияләре белән бәйләнешләрне активрак үстерер идек”, диде ул.

Илдар Халиков кыскача Татарстанда ИТ-тармагы инфраструктурасы үсеше турында хәбәр итте. Үз чиратында XYBase вәкилләре Татарстанда компания тарафыннан эшләнгән BLESS бизнес-процессларга электрон ярдәм системасын гамәлгә кертү барышы турында сөйләделәр.

6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Директорлар советы җәмгытьнең 2014 елның гыйнвар аендагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2014 елның I кварталына бурычлар турында финанс директоры А.С. Каюмованың докладын тыңлады.

2014 елның гыйнварында алкоголь продукциясе җитештерүнең күләме 16%ка арткан һәм 505 мең декалитр тәшкил иткән (2013 елның гыйнварында-434 мең декалитр).
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Invest in Tatarstan форумы кысаларында “Шнейдер электрик” компаниясе делегациясе белән очрашты.
Илдар Халиков кунакларны сәламләп, форумда катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

ТР Хөкүмәте башлыгы республиканың “Шнейдер электрик” компаниясе белән партнерлык мөнәсәбәтләренең сыйфатын югары бәяләде һәм алга таба да хезмәттәшлек дәвам итәр, дигән ышаныч белдерде
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән 2014 елның 1 гыйнварына барлыкка килгән кредитор әҗәтне каплау мәсьәләсен тикшерү буенча киңәшмәләр узды. Киңәшмәләрдә җирле үзидарә органнары тарафыннан әзерләнгән  әҗәтне каплау буенча график, чыганаклар һәм каплау вакытлары каралды.

5
март, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгында дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында Дәүләт мәгълүмат системасы белән мәгълүмати хезмәттәшлек мәсьәләсе буенча муниципалитетлар белән видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында Дәүләт мәгълүмат системасында түләүләр турында белешмәләр бирү тәртибе тикшерелде, шулай ук электрон документлар әзерләү процессы һәм "Дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында" Татарстан Республикасының дәүләт мәгълүмати системасын кулланып аларны җибәрү процессы күрсәтелде. 

Россия Федерациясенең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы уртача 3 млн. сумнан кыйммәтрәк булган машиналар исемлеген хәбәр итте, аларга РФ Салым Кодексының 362 статьясы нигезендә, 2014 елның 1 гыйнварыннан транспорт салымын санаганда арттырылган коэффициент кулланыла. 

Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы һәм Федераль Казначылык 4 марттан Резерв фондына күчерелү өчен эчке базарда чит ил валютасын сатып алу операцияләрен туктатып тора, чөнки финанс базарларында волатильлек дәрәҗәсе югары.

4
март, 2014 ел
сишәмбе
Россия Федерациясе һәм Кырым Финанслар министрлыгы автономиягә финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлеге буенча сөйләшүләр алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International