2014 елның язында финанс министрлыгы карта хуҗаларын мошенниклардан саклауга бәйле РФ законнарына үзгәрешләр тәкъдим итәргә ният итә. Бу турыда журналистларга финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте.
Аерып алганда, клиент банкка мошенниклар операциясе турында хәбәр итү вакыты озынайтылачак, шулай ук карта буенча уздырылган операция турында мәгълүмат чарасы да конкретлаштырылачак. Моисеев искә төшереп узганча, бүгенге көндә "Милли түләү системасы турында" законның 9 статьясына керткән үзгәртмәдә күрсәтелгәнчә, банк клиентка карта буенча операция турында мәгълүматны реаль вактытта хәбәр итәргә тиеш, әгәр дә бу операция мошенниклар тарафыннан кылынган булса, клиент бу турында бер көн дәвамында банкка белдерергә тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты утырышында депутатлар "Оешмалар милкенә салым турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләрне тикшерделәр.
Татарстан Республикасы территориясендә машина кую урыннары белән тәэмин итү буенча хәлне яхшырту максатыннан бүгенге көндә паркинглар төзелә һәм сафка бастырыла. Шулай да, күп санлы машина кую урыны булган күп катлы парковка комплексы төзү байтак кына акча сорала, проектлаштыру, төзү вакыты да артып китеп алар 2013 елның 1 июленнән соң гына сафка бастырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет утырышында финанслар министры Радик Гайзатуллин "2013 елга һәм 2014, 2015 елдаг план чорына бюджет турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы Законы проектын тәкъдим итте. Әлеге закон проекты өстәмә кергән федераль акчага һәм бюджетның үз керемнәре буенча чагыштырмача уңай үтәлешенә бәйле.
Беренче чиратта Татарстан Республикасы бюджетының керем өлешендә 14,7 млрд сум күләмендә кергән өстәмә федераль акча чагыла һәм бюджетныж керем цлешен 1,1 млрд. сумг киметүче узган еллар өчен максатчан юнәлешле булган субсидия, субвенция һәм башка бюджетара трансфертлар калдыклары чагыла.
Федераль Җыелышка юлламада әйтелгән Россия икътисадын деофшоризация буенча РФ Президенты инициативасы дәүләткә өстәмә рәвештә дистәләгән миллиард сумлык керем китерәчәк, дип фикер йөртә РФ Финанслар министры Антон Силуанов.
Дәүләт Думасы комитеты дүшәмбе көнне узган утырышында 2014 елның 1 июленнәг дәүләтнеке булмаган лотереяләрне туктату турында төзәтмәне хуплады.
Тиешле төзәтмәләрне Лотерея эшчәнлеген җайга салу турында Хөкүмәтнең закон проектына икенче укылышка кертергә тәкъдим ителде. Закон проекты беренче укылышта 2011 елның июлендә кабуд ителгән иде.
Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев комитет утырышында аңлатып узганча, төзәтмәләр РФ Президенты Владимир Путин биргән күрсәтмәне тормышка ашыру кысаларында әзерләнгән. Бу күрсәтмә лотереяләрне азартлы уеннар уздыру өчен кулланмау максатыннан бирелгән иде.
Россия Финанслар министрлыгы дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының чыгымнарын халыкның пенсия җыелмалары буенча инвестицион эшчәнлеге белән туры бәйләнешкә куяргә тәкъдим итә.
"Без бүгенге көндә көнчыгыш илләрендә акча белән идарә итү буенча индустриягә охшаган итеп ясарга телибез", - дип сөйләде журналистларга РФ Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев. Белгеч фикренчә, әлеге чара фогд эшчәнлекләренең нәтиҗәлелелен арттырачак.
Бүген Казанда (“Корстон” КСКК) Идел буе федераль округы регионнарының бюджетара мөнәсәбәтләре үсеше һәм берләштерелгән бюджетларының баланслылыгы мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.
Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Финанс министры Антон Силуанов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округына керүче регионнарның башлыклары, кайбер федераль министрлыклар вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Россия Президентының май указларын үтәү, Идел буе федераль округы регионнарының бюджетара мөнәсәбәтләре үсеше һәм берләштерелгән бюджетларының баланслылыгына бәйле мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, бюджетларның тотрыклылыгын тәэмин итү һәм бурыч йөкләнешен оптимальләштерү буенча Идел буе федераль округы регионнарының башкарма хакимияте органнары тарафыннан күрелә торган чаралар, шулай ук Идел буе федераль округы регионнары бюджетлары үтәлеше һәм 2014 елга, шулай ук 2015-2016 еллар план чорына бюджетларны формалаштыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасына бизнес биредә шартлар аңлаешлы булганга килә, эшмәкәрлек мохите булдырылган, администрация эшли.Бу хакта бъген Россия финанслар министры Антон Силуанов ТР Финанс министрлыгының, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең,ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең коллегияләренең уртак утырышында белдерде.
Коллегия "Корстон" КСККда узды, аның эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең җитәкчесе урынбасары Андрей Петрушин һәм башкалар катнашты. Чара интернет челтәрендә on-line режимда трансляцияләнде (ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында www.prav.tatarstan.ru).
Уртак коллегиядәге чыгышында Антон Силуанов бүгенге көндә башка Россия регионнары җитәкчеләрен дә эшмәкәрлеккә карата шундый ук мөнәсәбәттә булулырга этәрергә, бизнес үсешенә шартлар булдыруга ихтыяҗ барлыгын белдерде. Ил хөкүмәте Татарстан республикасы җитәкчелегенең эшчәнлеген югары бәяли, дип әйтте Антон Силуанов, без регионга бүленә торган акчаларның акыл белән туздырылганын күрәбез. Ул Казандагы 2013 елгы Универсиадага әзерлекне, хәзер татарстанлылар, студентлар, спортчылар куллана торган яңа объектларны төзүне уңай мисал итеп китерде.
Бүген Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе 2013 елга Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлешенә башлангыч йомгак ясадылар.
Коллегия “Корстон” кунакханә комплексы (Казан) мәйданчыгында уздырылды, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Росся Финанс министры Антон Силуанов, Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Петрушин катнашты.
Татарстан Республикасы финанс, салым һәм казначылык органнарының уртак коллегиясе on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында www.prav.tatarstan.ru).