Россия Милли байлык фонды акчаларына сатып алган Украинаның евробондалын сатарга җынмый, дип белдерде журналистларга РФ Финанслар министры Антон Силуанов.
"Бездә инвестирования вакыты - ике ел. Безнең күршебезгә, безнең предприятиеләргә товар әйләнеше, ике яклы сәүдә һәм хезмәттәшлек аша ярдәм итү турында карар кабул ителгән иде", - дидк Силуанов, Россия вакытыннан алдан Украина евробондалын сатарга җенмыймы дигән сорауга җавап итеп. "Евробондар белән сату итмиячәкбез", - дип ачыклады ул.
РФ Хөкүмәте Милли Байлык Фондының 10% артыграк булмаган күләмен генә үтәлеше куркыныч асында булган кәгазьләргә тота алачак, бу фондның инвест декларациясендә каралган, дип белдерде журналистларга финанслар министры Антон Силуанов.
"Агымдагы елда милли байлык фонды акчалары белән идарә итү кагыйдәләренә бер рәт үзгәрешләр кертелде, шул исәптән Финанс министрлыгы милли байлык фондының чикләнгән күләмен - 10% - милли байлык фондының инвестицион портфелен формалаштыручы суверен бурыч җаваплылыгына караганда күбрәк керемле, рисклы чит ил дәүләтләренә бурыч җаваплылыгына инвестицияләштерү мөмкинлеге дә каралган", - диде Силуанов.
2013 елда Россия эчке базарында үзенең яңа тарихында иң күп күләмдә - 822,1 миллиард сум акча җәлеп итте. Шул ук вакытта бәясе, урнаштыру вакыты буенча шартлар күпкә яхшырды, дип хәбәр итте дүшәмбе көнне журналистларга Финанслар миистры башлыгы Антон Силуанов.
Аның сүзләре буенча, агымлагы елда эчке бурычлар буенча программа планның 91,6% үтәлгән. Чагыштыру өчен: 2012 елда эчке базар бурычлары 811 миллиар сум тәшкил иткән иде, бу планның 90,8 % иде.
РФ төбәкләренең бюджет кытлыгы 2013 елда 300-400 миллиард сум тәшкил итеп, 2014 елда 210-220 миллиард сум тирәсендә булырга мөмкин, дип хәбәр итте журналистларга финанслар министры Антон Силуанов.
"Төбәкләргә бүгенге көндә беркайчан да булмаганча кыенга туры килә, чөнки төбәкләр планлаштырылган күрсәткечләрдән табышка салым буенча 1 триллион сум күләмендә акча алмый кала. Аның 10-12% артуы урынына киресенчә 15% кимүе күзәтелә", - диде Силуанов, шул ук вакытта РФ төбәкләренең чыгым базасы чынлыкта арта баруын да өстәп.
Россия Финанслар министрлыгы бүгенге көндә инвестицион максатларда торак сатып алучыларга салым салуны үзгәртү мөмкинлеген карый, дип хәбәр итте журналистларга Финанслар министры Антон Силуанов.
Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль проекты милли Байлык Фонды акчаларын тотуга өстенлекле юнәлеш булып кала. Бу турыда транспорт министры Максим Соколов Транспорт министрлыгында узган 2013 елны йомгаклау буеча матбугат брифингы кысаларында әйтеп узды.
Шул ук вакытта бүгенге көндә Хөкүмәт милли байлык фондыннан башта Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль проектына тотылырга планлаштырылган 150 млрд сумны тарату буенча тәкъдимнәр әзерли.