ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

2014 нче елга, федераль акчаларны исәпкә алмыйча, ТР консолидацияләнгән бюджетының керемнәре 158,4 млрд.сум күләмендә фаразланыла, 2015 нче елга - 166,6 млрд. сум, 2016 нче елга – 175,1 млрд. сум. 2014 нче елга республика бюджеты керемнәре күләме - 127,3 млрд. сум дип фаразлана. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында үткән ТР Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Утырышта өч мәсьәлә каралды - Татарстан Республикасының 2014 елга һәм 2015-2016 еллар планлы чорына социаль-икътисади үсешенең төп фаразлау параметрлары, 2015 – 2016 нчы еллар планлы чорына ТР консолидацияләнгән бюджетының фаразлары, ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының 2014 елга һәм 2015-2016 еллар планлы чорына бюджетының проекты.

Утырышны ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе темпларының реаль рәвештә акрынаю күзәтелә, 2013 елны без 1,5 процентка үсеш белән тәмамлыйбыз. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында шул хакта хәбәр итте.
Утырышта өч мәсьәлә каралды -2014 елга һәм 2015 - 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары; 2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразы; 2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты.
Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты гамәлдәге икътисадый вәзгыятьне объектив бәяләргә өндәде. Аның сүзләренчә, бүген нефтькә бәяләр бөтендөнья икътисадының торышын чагылдыра. Бөтендөнья икътисады үсеше темпларының кимүе республикада да чагыла, чөнки сәнәгать продукциясе күләменең 50%ын без экспортка чыгарабыз, диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин киләсе елга бюджет формалаштыруны тәкъдим итте.

Министр сүзләре буенча, ТР тупланма бюджетына физик затлар кеременә салым 2014 елда 54,4 млрд. сум күләмендә, республика бюджетына исә 38,1 млрд. сум күләмендә керер дип көтелә.

Бюджетны сак тоту соңгы атналарда югары дәрәҗәдә җитәкчеләрнең фикер алышкан иң кайнар темаларның берсе иде. Узган пшнҗешәмде көнне Санкт-Петербургта узган "Зур егермелек" саммитында чыгыш ясап финанслар министры Антон Силуанов бюджет чыгымнарының барлык статьяларын 5% киметергә тәкъдим итте. Бу турыда "НИ" финанс министры урынбасары Сергей Сторчак белән сөйләште.

Милли байлык фонды акчалары 2014 елдан инфрастуктур проектларда урнаштырылырга мөмкин. Бу турыда Россия Федерациясе Финанслар министры Антон Силуанов журналистларга хәбәр итте.

"450 млрд. сумны без туздырмыйбыз, ә урнаштырабыз дип без алданрак та әйткә идек. Агымдагы елда да урнаштырып булмас, дип уйлыйм. Урнаштыру 2014 елдан башланачак.

РФ Финанслар министрлыгы инфляция дәрәҗәсен ел ахырына кадәр кимү мөмкинлеген күздә тота, дип хәбәр итте "Россия" телеканалында "Шимбә көнне Сергей Брилев белән хәбәрләр" тапшыруында финанслар министры Антон Силуанов Ерак Көнчыгышка эфирында.

"РФ Икътисад үсеше министрлыгының бу фикергә карашы белән без тулысынча килешәбез", - деп җавап бирде министр бу турыда сорауга.

РФ Хөкүмәте ил икътисадында берникадәр начар үзгәрешләр белән бәйле буларак федераль министрлык һәм ведомстволарның бюджетларын киметү турында тәкъдимне тикшерә, дип хәбәр итте РФ Финанслар министры Антон Силуанов "Россия" каналында "Шимбә көнне Сергей Брилев белән хәбәрләр" тапшыруында.

7
сентябрь, 2013 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасына РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев эшлекле очрашуга килде.

Килү белән РФ икътисади үсеш министры “КАМАЗ” ААҖнә (Чаллы ш.) юнәлде, анда ул “КАМАЗ ААҖ”нең фәнни-техник үзәгендә булды, зур йөк машиналарының яңа модельләре белән танышты, автопредприятиенең производство мәйданчыкларын карады.

Шулай ук Алексей Улюкаев “Алабуга” МИЗда булачак, анда бүген “Алабуга” МИЗ территориясендә гамәлгә кертелүче берничә проектны тәкъдир итүдә катнашачак.

Моннан тыш, РФ икътисади үсеш министры “Алабуга” МИЗ мәйданчыгында “А плюс парк Алабуга” индустриаль паркы төзелешенә таш салу тантанасында катнашачак.

Бүген “Алабуга” МИЗ территориясендә “А Плюс парк Алабуга” индустриаль паркы төзелеше башлануга багышланган тантана булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ икътисади үсеш министрлыгы Алексей Улюкаев, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Инновацион төбәкләр ассоциациясе башкарма директоры Иван Бортник катнашты.

Бүген төзелеше башланган индустриаль парк - әзер инфраструктура белән производство мәйданчыклары. “А Плюс парк Алабуга” бапрлык параметрлар буенча А классына туры килә. Монда 200 мең кв. м мәйданлы 4 корпуста кимендә 20 компания-резидент уранашачак.

“Икътисади үсеш чыганакларын булдыру эшенә тотыну яхшы, алар безгә җитми. Мондый производстволарны булдыру безнең чимал икътисадыннан китүебез турында сөйли”, - диде Алексей Улюкаев.

Бүген Казанда Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаевка Россия инновацион регионнары ассоциациясенең Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча киңәшмәсендә кайбер инновацион проектларны тәкъдир иттеләр.

Киңәшмә Казанда ИТ-парк конференц-залында узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт ШаҺиәхмәтов, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Татарстан эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International