ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов белән очрашты.

12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш Советы утырышы узды. Утырышта “Татарстан Республикасы дәүләт органнарында һәм муниципаль районнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге турында”гы мәсьәлә каралды. Совет эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, федераль хакимият органнарының территориаль структуралары, хокук саклау органнары җитәкчеләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчеләр катнашты.
РФ Финанслар министрлыгы төбәк бюджетларының әҗәт йөкләнмәләре кимүне күзәтз, дип хәбәр итте Хөкүмәт утырышында ведомство җитәкчесе Антон Силуанов.
Россия Федерациясе Хөкүмәте 2014-2016 елларга бюджетны проектлаштыру буенча РФ Президенты Владимир Путинда узган киңәшмәдә чәршәмбе көнне кытлыгы  2014 елда тулай төбәк продуктының 0,6 күләмендә, 2015 елда тулай төбәк продуктының 1%, 2016 елда 0,6% күләмен тәшкил иткән бюджетныж төп параметрларын хуплады. Бу турыда киңәшмәдән соң журналситларга РФ Финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.   
Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маенда инаугурациядән соң кул куйган май указларын тормышка ашырыр өчен 2014-2016 елларда өстәмә акча кирәк булачак, аларны әзерләнгән бюджет эченнән табарга кирәк булачак, дип хәбәр итте РФ Финанслар министры Антон Силуанов.

РФ Финанслар министры Антон Силуанов Хөкүмәт әгъзаларына агымдаге ел уртасына үз исәп-хисап счетларында гомуми күләме 297 млрд. сумга җиткән үзләре астындагы ведомство структураларын тәртипкә китерү кирәклеге турында мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле хезмәттәшләрем, ведомство астында челтәре булганнарга әлеге челтәрдә тәртип урнаштырырга кирәк: ни өчен акча тотылмый кала, сезнең кул астында булган бюджет оешмалары тарафыннан күрсәтелүче хезмәт үз вакытында һәм тигез итеп күрсәтеләме", - диде Силуанов, РФ Хөкүмәте утырышында чыгыш вакытында. 


11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “РЖД” ААҖнең тимер юл вокзаллары башлыкларының Координацион Советы утырышында катнашты.

Утырышны “РЖД” ААҖнең Тимер юл вокзаллары дирекциясе башлыгы Сергей Абрамов ачты. Утырышта катнашучыларны сәламләп, ул Татарстан Республикасы җитәкчелегенә тимер юлчылар уздырган чараларда актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков үз чиратында “РЖД” ААҖ нең тимер юл вокзаллары башлыкларының Координацион Советында катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм үз исеменнән рәхмәт белдерде.

Аның сүзләренчә, Казанда җәйге Универсиадага әзерлек чорында һәм аны уздырганда бик зур күләмдә эшләр башкарылган, күп проектлар, шул исәптән тимер юл транспорты өлкәсендә, гамәлгә кертелгән. “Үзәк һәм шәһәр яны вокзалларын файдалануга тапшыру, “Казан-2” траспорт-күчеп утыру узелы, аэроэкспресс җибәрү- безнең өчен мөһим проектлардан санала”.
“Россия тимер юллары белән хезмәттәшлек дәвам итәчәк”,- диде Илдар Халиков.

Татарстан Премьер-министры Координацион Советта катнашучыларга бу чараның уңышлы узуын теләде һәм Татарстанның меңьеллык башкаласы Казан белән танышырга чакырды.
10-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2013 елның август аенда җирле бюджетларның үтәлеше мәсьәләләре һәм 2013 елның сентябрь аенда җиоле бюджетларның көтелүче үтәлеше буенча киңәшмләлр узды.  
2014-2016 елларга Россия Федерациясенең Федераль бюджеты илдәге авыр икътисади хәлгә карамастан үсеш бюджеты булырга тиеш, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин, бүген якындагы өч елга бюджетны формалаштыру буенча Яңа-Огаревевода узган киңәшмәдә чыгыш ясап.

10
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаментында ТР Финанс министрлыгында һәм ТР Финанс министрлыгының Казначылык Департаментында Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International