Бүген Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец килде. Казан тимер юл вокзалында аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов каршы алды.
Эш визиты кысаларында Ольга Голодец Казанның кайбер мәгариф һәм медицина учреждениеләрендә булачак, Татарстан Республикасы Президенты белән Каазан Кремлендә очрашачак. Кичен РФ вице-премьеры “Ел табибы – Ак чәчәкләр” премиясен тапшыру тантанасында катнашачак. Ул Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә узачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәте үз-үзеңә хезмәт күрсәтүче кибетләрдә товарларның җитмәвеннән чыгымнарны табышка салымны билгеләүдә тормышка ашырылмаган чыгымнарга кертү мөмкинлеген бирүче закон проекты буенча депутатларның тискәре фикерләре белән эшләргә тиеш.
Энергетика министрлыгы якын вакытта яңа нефть чыгару урыннарына экспорт пошлинасы буенча ташламалар бирү буенча Хөкүмәт карарының чыгуын көтә, Финанс министрлыгы исә аны тормышка ашыруның техник кыенлыклары турында сөйли.
Агымдагы ел башыннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында эшләүче биш белгечкә "Татарстан Республикасы атказанган икътисадчысы" мактаулы исеме бирелде. Алар - исәп һәм хисап бүлеге җитәкчесе Идрисова Резеда Фаат кызы, төбәк бюджетлары белән үзара мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире урынбасары Ханзафарова Фәридә Әсгать кызы, бюджет даирәсе тармакларында бюджет сәясәте бүлеге мөдире Ларионова Инна Аркадьевна, бюджет бүлеге мөдире Герасимова Гела Юрьевна һәм икътисад анализы бүлеге мөдире Габделхаков Фәнис Габделфәт улы.
Котлыйбыз!
Бүген Македония Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары - финанслар министры Зоран Ставрески һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуда хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре турында сөйләштеләр. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Македония Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Илия Исайловски, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР Президентының халыкара һәм тышкы икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты.
Искә төшерик, Зоран Ставрески җитәкчелегендә Македония Республикасы делегациясе Казанга эш визиты белән килде (2013 елның 16-17 июне).