ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2013 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең планетариен ачу тантанасында катнашты .

Планетарий В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә урнашкан, обсерваториянең гомуми мәйданы 15 га тирәсе. Монда соңрак астропарк – фәнни-мәгариф һәм белем алу-күңел ачу объекты төзү карала.

Исегезгә төшерәбез, планетарийның һәм киләчәк астропаркның беренче нигез ташы ике ел элек, 2011 елның 22 августында салынган иде.


22
июнь, 2013 ел
шимбә

Сингапур Премьер-министры урынбасары, Сингапур финанслар министрыТарман Шанмугаратнам белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендә узган чарада шулай ук Татарстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры - мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнаштылар.

Сингапур делегациясе әгъзаларын сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур һәм ТРны дәвамлы үзара мөнәсәбәтләр тарихы бәйли, берничә бергә башкарыла торган проект бар, дип ассызыклады. Республика вәкилләре Тарман Шанмугаратнам һәм Игорь Шувалов җитәкли торган Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссия эшендә катнашалар, Татарстан делегациясе гадәттәгечә Россия-Сингапур эшлекле форумында катнаша.


21
июнь, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов янә Россия инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) Советы рәисе итеп сайланган. Аның кандидатурасын бөтен АИРР Советы әзгъзалары бер тавыштан сайладылар. Россия инновацион регионнары ассоциациясе Советының гомуми җыелышы бүген Санкт-Петербургта, Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Җыелышта РФ Дәүләт Думасы рәисе, АИРР Күзәтү Советы рәисе Сергей Нарышкин, «Роснано» идарә рәисе Анатолий Чубайс, регионнар башлыклары – АИРР әгъзалары катнашты.

АИРР Советында 2012 елда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды, якындагы вакытка максатлар билгеләнде. Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать сүзе белән Сергей Нарышкин чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында тармаклы министрлыклар катнашында Россия Федерациясе Президентының май аендагы Карарларын тормышка ашыру максатында "юл карталары" белән расланган чараларны томышка ашыру мәсьәләре буенча киңәшмә узды.

20
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе белән АКШ арасында сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендәге хезмәттәшлекнең яхшы мисалы булырга мөмкин. Бу хакта бүген АКШ сәүдә министрының беренче урынбасары Франциско Санчес Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән узган очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы (комплекс “Ленэкспо”, Санкт-Петербург) кысаларында узды.

Франциско Санчес Татарстан Республикасы белән эш юнәлешләренә ышаныч белдерде. Без хезмәттәшлеккә әзер, диде ул, мин чит ил инвесторларыннан Татарстан Республикасы Россиянең бизнес алып барырлык регионы дигәнне берничә мәртәбә ишеткәнем бар иде. Аның сүзләренчә, күп кенә инвесторлар өчен Татарстан бизнес урнаштыру, инвестицияләр җәлеп итү мисалы була ала.

“Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә җитештерү урнаштыру мөмкинлеге турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм АВВ Директорлар советы рәисе Хубертус фон Грюнберг җитәкчелегендә АВВ компаниясе җитәкчелеге фикер алышты.

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы (“Ленэкспо” комплексы, Санкт-Петербург) кысаларында узды.

ABB – электротехника, энергетика машиналары төзелеше һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә специальләшүче Швеция-Швейцария компаниясе.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанны “Алабуга” МИЗның киләчәктә җитди үсеше кызыксындыра. Махсус икътисадый зона территориясендә 36 резидент компания теркәлгән, шуларның алтысы үз җитештерүен ачты, ел азагына кадәр монда тагын дүрт җитештерү мәйданчыгы эшләтеп җибәреләчәк.

2013 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча чираттагы утырышта "Дәүләт финанс контроле органнары тарафыннан уздырылучы анализ нәтиҗәләре һәм системалы тәртип бозу һәм җитешсезлекләр буенча нәтиҗәләр" һәм "Бюджет акчаларын, дәүләт милкен кулланганда коррупция мөмкинлеген ачыклау буенча методик тәкъдимнамә" каралды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча коррупцияне булдырмау, финанс-бюджет тәртипне ныгыту һәм бюджет процессын бозуны булдырмау максатыннан әлеге документлар танышу һәм эшләрендә куллану өчен Финан министрлыгы һәм казначылык департаментының структур бүлекләренең җитәкчеләренә, белгечләренә җибәрелде.


19
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитетында “2013 елга һәм 2014, 2015 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында Закон проекты каралды. Комитет әгъзаларына бюджет проектын Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.

Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы 2013 ел нәтиҗәләре буенча Резерв фондына 150-200 млрд сум күләмендә өстәмә нефть газ керемнәрен бирергә мөмкин, дип хәбәр итте бүген финанс министры Антон Силуанов.
Алдагы өч елга бюджет мөмкинлекләре бюджет проектировклары буенча Хөкүмәт комиссиясендә якындагы бүшәмбедә каралачак дип көтелә. Бу турыда РФ Финанс министры урынбасары Андрей Иванов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International