Казан территориясендә 2012 елда бюджетның төрле дәрәҗәләренә салымнарны җыю 25 процентка артып, 86 млрд. сум тщшкил итте. Шул ук вакытта федераль бюджетка салым кертемнәре өчтән бергә (29,6 млрд. сумга хәтле), республика бюджетына дүрттән бергә (47,4 млрд. сумга кадәр), муниципаль дәрәҗәгә 3 процентка (8,9 млрд. сумга кадәр) арткан.
Бу саннарны бүген мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәре башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Айрат Гарипов җиткерде.
2013 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасы финанлар миистрлыгында 2013 елда җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләргә багышланган муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән видеоэлемтә системасында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә «АЦК-Финансы» программасында бюджет росписен һәм сметалар ясауны тәмамлау, җирле бюджетларга керемнәрне җыю һәм планлаштырылган чыгымнарны финанслау чыганаклары белән каплау мәсьәләләре тикшерелде.
11 ай эчендә консолидацияле бюджет 394 миллион сумга үтәлгән, яки ачыкланган еллык планның 92 процентын тәшкил итә. 1 декабрьгә республикадан бюджетара трансфертларның барысы да алып бетерелгән. Салым һәм салым булмаган керем алуның торышы да канәгатьләнерлек. Агымдагы елның 11 ае эчендә консолидацияле бюджетка үзкеремнәр 99,7 млн. сум күләмендә кергән, бу узган ел белән чагыштырганда 135 процент тәшкил итә. Бу чорда планнан тыш керем дә алынган, ул 15,3 миллион сум күләмендә өстәмә чыгымнарга тотылган, дип хәбәр итә “Яңа тормыш” газетасы хәбәрчеләре.