Татарстан һәм Индонезия сәүдә-сәнәгать палаталары хезмәттәшлек турында сөйләштеләр

2013 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан һәм Индонезия сәүдә-сәнәгать палаталары арасында бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан делегациясенең Индонезиягә визиты кысаларында хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды.

Индонезия белән Татарстан арасындагы икътисадый хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буенча Индонезия Сәүдә-сәнәгать палатасының штаб-квартирасында фикер алышу өчен ике якның да бизнес вәкилләренә түгәрәк өстәл оештырылды. Түгәрәк өстәлне ачып, Индонезия Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Сурьо Сулисто билгеләп үткәнчә, Россия һәм Индонезия бик тиз үсүче илләр рәтенә керә, бу бөтендөнья икътисадындагы катлаулы чорда аеруча мөһим. ССП башлыгы ассызыклаганча, 250 млн. Кеше яшәүче Индонезиянең потенциалы бик зур. Фаразларга караганда, Индонезия 2020 елга бөтендөнья икътисадының иң эре вәкилләре дистәсенә керәчәк, ә 2030 елга ул алтылыкта булачак.

Сурьо Сулисто сүзләренчә, Индонезиянең чит ил компанияләре Көньяк-Көнчыгыш Азиядә үз продукциясен җитештерү урынына әверелергә мөмкин. "Татарстан да шулай ук Россия һәм Көнчыгыш Европа базарына капка ролен үтәргә мөмкин”, - дип саный Индонезия ССП рәисе.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында белдергәнчә, Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүгә бәйле рәвештә Россия белән Индонезия кооперациясе өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. "Россия базары чит ил компанияләрен көннән-көн күбрәк җәлеп итә. Индонезия бизнесы Татарстанны Россия базарына килү өчен мәйданчык итеп сайлап алуны телим мин”, - дип белдерде ТР Президенты.

Ул түгәрәк өстәлдә катнашучыларга Татарстанда җитештерелгән продукция турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика төрле вакытларда Индонезиягә каучук, машина төзелеше продукциясе, пластиклар китереп торды, әмма Татарстан белән Индонезия арасындагы товар әйләнеше күләме һаман әле җитәрлек түгел.

"Без Индонезиягә Татарстан продукциясен китереп торырга телибез һәм Татарстанда сатыла торган Индонезия товарлары күләме артуга шат булачакбыз. Шул ук вакытта без ТРга Индонезия инвестицияләре керүгә дә бик сөенәчәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. Эре чит ил инвесторлары өчен Татарстан, аның сүзләренчә, "Алабуга" һәм Иннополис маүсус икъисадый зоналарының ташламалы шартларын тәкъдим итә ала.

Республика Президенты шулай ук Индонезия партнерлары кызыксынырлык Татарстан туризмы перспективалары турында да әйтте.

Татарстан икътисадын ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров җентекләп тәкъдир итте. Үз чиратында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Татарстанның инвестиция мөмкинлекләре турында сөйләде.

Түгәрәк өстәл азагында Татарстан һәм Индонезия сәүдә-сәнәгать палаталары хезмәттәшлек турында килешүгә имза салдылар. ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов барында документка ТР ССП рәисе Шамил Агиев һәм аның Индонезия коллегасы Сурьо Сулисто имза салды.

Татарстан делегациясе визиты кысаларында Индонезия ССП штаб-квартирасында бүген шулай ук Татарстанның эре предприятиеләре вәкилләре потенциаль партнерлар белән адреслы очрашулар уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International