ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
РФ Финанслар министрлыгы Россия халкы пенсиясенең җыелып баручы өчлеше өчен яңа схемаларны эшләп чыгара тора. Мисал өчен, банкта җыеп барылучы акча нәтиҗәдә пенсиягә яхшы гына өстәмә булырга мөмкин. һәм бу акча сезнең гомер ахырына кадәр түләп барылачак. "Банкның пенсия продуктлары" турында закон проектын финанс миистрлыгы атна ахырына кадәр Хөкүмәткә кертер дип көтелә.
Росия халки нинди түләүләргә өмет итә алачак, "пенсия продукты" икътисадка ничек итеп ярдәм итәчәк, һәм тулай төбәк продукты үсешен арттыру өчен ни эшләргә кирәклеге турында "РГ" га биргән әңгәмәсендә Россия финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте.

16
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Данил Волков аерым кредит һәм иминиятләшетрү оешмаларының 2013 елның беренче кварталында эшчәкнлек нәтиҗәләрен тикшерү һәм 2013 елның  икенче кварталында көтелүче нәтиҗәләр буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында “ТРның Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешмасы Попечительләр советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
Попечительләр советы вәкилләре ТРның Инвестиция-венчур фонды эшчәнлегенә бәйле берничә мәсьәлә турында сөйләштеләр. Аерым алганда, көн үзәгенә “Электрол - Б” ҖЧҖнең -“ Сыек биологик актив “Экстрафит” өстәмә терлек азыгын кертү технологиясе проектын эшләү”не гамәлгә кертү турында мәсьәлә чыгарылды.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнарында халыкны кабул итүнең бердәм көне кысаларныда Татарстан Республикасы финанслар министрлыгында Азнакай һәм Ютазы халкын кидеоэлемтэ ярдэмендә кабул итү узды. Халык сорауларына Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм министры урынбасары Юлия Абдреева җавап бирде.
Россия Федерациясенең 2013 ел бюджеты кытлыгы, социаль-икътисад үсеше фарызының ачыкланган фаразы буенча тулаем төбәк продуктының 0,6% (элеккеге фаразы - 0,8% иде) тәшкил итә алачак, дип хәбәр итте финанслар министры Антон Силуанов.
РФ Финанслар министры башлыгы Антон Силуанов таушалган торактан һәм аварияле торактан халыкны күчерүпрограммасын тормышка ашыру вакытын ике елга чигереп торырга тәкъдим итә. Бу чара регионнар ягыннан финанслауны киметеп, шул ук вакытта федераль финанслауны саклап калу юлы белән тормышка ашырылса, бу субъектларга 100 миллиард сумга якын акча бирәчәк.
Өлкәләр бюджетның кереме буенча планны башкармыйлар, шуңа күрә Финанс министрлыгы региональ бюджетларга йөкләмәләрне киметергә тәкъдим итә, диде финанслар министры Антон Силуанов.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, җир кишәрлекләре хуҗаларының кадастр бәяләрен базар бәясе күләменә кадәр төшерү буенча судка мөрәҗәгаь итүләрнең артуына бәйле, бу процессларны тәртипкә салу мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды.

15
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков РФ Дәүләт Думасында (Мәскәү) “Роснано” ААҖ эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты.

“Роснано” башлыгы Анатолий Чубайс хәбәр иткәнчә, Россиядә наноиндустрия үсеше кысаларында булдырылган нанотехнология үзәкләре 2013 ел ахырына үзләренең 200дән артык стартап-компанияләрен финанслыйлар.

Нанотехнология үзәкләрен булдыруның төп максаты – фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләрен коммерциаләштерү институтларын үстерү.

Россиядә бүгенге көнгә 12 нанотехнология үзәкләре – Мәскәү, Зеленоград, Дубна, Троицк, Казан, Новосибирск, Томск, Ульяновск, Саранск, Санкт-Петербург, Ставрополье,Екатеринбург шәһәрләрендә булдырылган.

Чехия Республикасы – Татарстанның әйдәүче икътисадый партнерларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Чехия-Татарстан бизнес-форумын (Прага шәһәре) ачуда сәламләү сүзендә әйтте. Аның сүзләренчә, Чехия–Татарстан товар әйләнеше 2012 йомгаклары буенча 1,7 мәртәбә артты һәм 223 млн АКШ доллары тәшкил итте.

Рөстәм Миңнеханов икътисадый форумда катнашучыларга Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын һәм мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Ул Чехия Республикасы җитәкчелегенә, Чехия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Чехия–Татарстан бизнес-форумын оештыручыларга кунакчыллыклары һәм Татарстан делегациясе визиты өчен рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, Россия-Чехия арасындагы үсә баручы мөнәсәбәтләр кысаларында Татарстан белән Чехия арасындагы хезмәттәшлек үсешенә ярдәм күрсәтүләре өчен Россиянең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Сергей Киселевка һәм Россия Федерациясе Чехиядәге сәүдә вәкиле Александр Туровка үзенең ихтирамын белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International