ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2012 ел
җомга
Кипр финанс министры Васос Шиарли герман матбугатында басылган утрау дәүләтенең проблемалы бюджетына дәүләт әҗәтен кичерү кирәк икәне турында язмаларның дөрес түгеллеген белдерде, дип хәбәр итте Никосиядән Афина яңалыклар агентлыгы.
Федерель һәм бирле хакимият органнары, үсеш институтлары һәм бизнес бердәм эшләгәндә генә, Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климатны къпкъ яхшыртып була. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

20
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
РФ Икътисади үсеш министрлыгы аерым икътисади зоналарның торышын һәм ресурслар белән тутырылышын үзгәртү буенча тәкъдимнәр комплексын әзерли.
Татарстан җитәкчелеге Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе хезмәткәрләренә Универсиадада куркынычсызлык тәэмин итү буенча зур өметләр баглый. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләт иминлеге органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.

Бу чарада ТР Хөкүмәт вице-премьеры Әскать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Александр Антонов тантаналы чараны ачып, дәүләт иминлеге органнары хезмәткәрләренә Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды.

Р.Миңнеханов Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәмнәре белән котлап мөрәҗәгать итте.

19
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Финанслар министры Антон Силуанов "Дима Яковлев Законы" турында, пенсия реформасы һәм мотоцикл йөртү турында сөйләде.
"Мәскәү хәбәрләре" газетасында "Тормыш дәрәҗәсен күтәрү җайланмасы" исемле мәкаләдә Л.В.Горин белән әңгәмә басылды. РФ финанслар министры урынбасары Леонид Горнин "Мәскәү хәбәрләренә" теге яки бу регионда тормыш дәрәҗәсенең нигә бәйле икәнен сөйләгән. 
19 декабрьдә Мәскәү өлкәсенең “Сколково” технопаркы территориясендә “Татнефть” ААҖ нең Фәнни-техник үзәген ачу турында Килешү имзалау тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Сколково” фонды президенты Виктор Вексельберг, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов катнашты.

Виктор Вексельберг Килешүне имзалау алдыннан бу фактны Сколково тарихында истәлекле вакыйга, дип атады. Аның сүзләренә караганда, бу вакыйганың башы Идел буе буенча беренче җитди проектлар гамәлгә ашырган һәм белгечләре Себер нефть ятмаларын өйрәнгән “Татнефть” тарихы тамырына барып тоташа. Фәнни эшчәнлеген Бөгелмәдә һәм Әлмәттә нефть чыгару машиналары төзелеше өлкәсендә башлаган В.Вексельберг, Татарстан нефтьчеләре тәҗрибәсе һәм технология дәрәҗәсе югары халыкара стандартларга туры килә, ә бу нефть ятмаларын эшкәртүне югары дәрәҗәдә тоту мөмкинлеге бирә диде. Бу мәсьәләдә дә барысы да Россия киләчәге өчен югары дәрәҗәдә әһәмияткә ия, дип белдерде ул.

18
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы финанслар министрлыгында  видеоэлемтә ярдәмендә гражданнарны кабул итүнең бердәм көне узды. Халык сорауларына ТР финанслар министры урынбасары Юлия Абдреева җавап бирде.
Татарстан җитәкчеләре Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе республикабыз үсешенә керткән өлешен югары бәяли. Бу турыда Федераль казначылыкның 20-еллыгына багышланган тантаналы кичәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. 

17
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
 2013 елның 1 гыйнварыннан нефтькә экспорт пошлинасы 90 % кимеп - тонна өчен 395,6 доллар тәкил итәргә мөмкин. Быелның декабрендә ул тоннасы өчен 396,5 доллар дип бәяләнә. Бу турыда РФ Финанслар министрлыгының әйдәп баручы белгече Александр Сакович хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International