ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

РФ Финанс министрлыгы финанс базарының барлык катнашучылары  - банк һәм банк булмаган оешмалар өчен тәртипкә салу һәм күзәтү буенча  вәкаләтләрне Үзәк Банкында берләштерү идеясын хуплый, дип хәбәр итте "Прайм" агентлыгына финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.

Моңа кадәр Берече Вице-премьер Игорь Шувалов мега җайга салуны барлыкка китерү буенча соңгы тәкъдимнәр һәм финанс системасын тәртипкә  һәм җайга салуны туплау ике-өч атна эчендә әзерләнеп РФ Президентына кертеләчәк дигән иде.

Минем фикеремчә, гамәли яктан, икенче төрле вариантларны уртага салып сөйләшеп була, ләкин моның кирәге юк. Теоретик яктан кагыйдә һәм функцияләрне язып та була, ә менә гамәли яктан моны ничек тормышка ашырырга икәнен күз алдына китерә алмыйм. Мин вәкаләтләрне идеаль бүлүче бер мисал да белмим, моннан тыш, моны тормышка ашырырлык түгел дип саныйм", - диде Моисеев Хөкүмәтнең чираттагы ачык утырышында.      


14
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
РФ гражданнары 2014 елдан җыелып барган пенсиясен саклап калу яки таратып бүлү системасына күчү турында карарны үзләре кабул итә алачак, дип хәбәр итте РФ финанслар министры Антон Силуанов.

13
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс базарлары буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Дмитрий Панкин белән очрашуда Россия финанс базары проблемалары, инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре, кыйммәтле кәгазьләр базарында катнашучылар эше буенча фикер алышты.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда финанс базарлары буенча Федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәге бүлеге җитәкчесе Сәрия Вәлиева, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.

12
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Түбән Камада "ТАИФ-НК" яңа завод комплексына тантаналы рәвештә таш салачаклар

11
ноябрь, 2012 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты – Күзәтчелек советы рәисе Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советы утырышын үткәрде. Утырыш ТР Хөкүмәт йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып, Татарстан Республикасы территориясендә тагын бер махсус икътисади зона “Иннополис” пәйда булды дип искәртте. “Иннополис” МИЗ Татарстанның Югары Ослан һәм Лаеш районнарында төзү планлаштырыла.

Р.Миңнеханов белдергәнчә, МИЗ резиденты статусына дәгъва белдерүче 4 проект каралачак.

9
ноябрь, 2012 ел
җомга
Россия Федерациясе бюджетының профициты 10 айда тулай төбәк продуктының 1,4% тәшкил итте, дип хәбәр итте журналистларга РФ финанслар министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко.

8
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Бөекбританияне дөньядагы иң көчле мәгърифәт үзәге дип кена санамый, инвестицияләрне табу һәм җәлеп итү үзәге дип саный
“Татарстан инвестицияләр өчен ачык һәм республика территориясендә проектларын гамәлгә ашырырга теләк белдергән компанияләргә, инвесторларга максималь ярдәм күрсәтергә әзер”. Лондондагы Investment Opportunities in Tatarstan бизнес-форумында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

Investment Opportunities in Tatarstan форумын CNBC компаниясе ТР Инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә оештырды. Аның максаты – Татарстанның дөньяда инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрү, төбәкнең инвестиция потенциалын халыкара бизнес җәмәгатьчелегенә презентацияләү.

Форумда катнашучылар алдында ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов презентацияне оештыручыларга, Татарстанның инвестицион-икътисади потенциалы белән кызыксынган Бөекбританиянең эшлекле даирә вәкилләренә рәхмәт белдерде. Татарстан башлыгы аерым рәхмәт сүзләрен сәфәрне оештыруда ярдәм иткән Россиянең Бөекбританиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Яковенкога җиткерде. “Бүген Татарстанда бизнесны уңайлы итеп алып бару өчен барлык шартлар тудырылган, заманча сәнәгый мәйданнарны, индустриаль паркларны, бизнес-процесслар аутсорсинг үзәкләрен үстерү буенча актив эш бара”, -дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында республиканың җирле бюджет үтәлеше һәм 2012 елның ноябрьдә көтелүче үтәлеше буенча муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды.

6
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 6 ноябрендә Россия Федерациясенең хезмәт һәм социаль яклау Министры М.А.Топилин рәислегендә селектор киңәшмәсе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International