ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль идарә кирәкләре өчен компьютер технологияләре нигезендә мәгълүмати-аналитик система барлыкка килергә мөмкин.

31
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР парламентының 37 нче утырышы көн тәртибенә чыгарылган үзәк мәсьәләләрнең берсе - “2013 елга, 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына ТР бюджеты турында”гы республика канунына үзгәрешләр кертү белән бәйле иде. Ул депутатлар каравына беренче укылышка чыгарылды. “2013 елга, 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына ТР бюджеты турында”гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакындагы республика законы проектын парламентка Татарстан Президенты керткән иде.

Республиканың төп финанс документына үзгәрешләр кертү зарурлыгы Татарстанның РФ казнасы алдындагы бюджет кредитлары буенча йөкләмәләрен реструктурлаштыру шартларын үтәү белән бәйле. Билгеле булганча, РФ субъектларының РФ казнасы алдындагы бюджет кредитлары буенча бурычларын реструктурлаштыруны үткәрү кагыйдәләре федераль РФ Хөкүмәтнең узган елның 18 декабрендә дөнья күргән карары белән расланган иде.

Россия Финанслар министрылы инвалид балаларны уллыкка алучылар өчен салым чыгымнарын дүрт тапкырга киметү турында закон проеты әзерләгән. Бу турында Финанслар министрылыгының социаль өлкә тармакларында һәм фәндә бюджет сәясәте департаменты директоры Владимир Зеленский хәбәр итте.
Россия Федерациясе Финанслар министры Антон Силуанов быел Россиядә инфляция 6% тәшкил итәчәк дигән өметен белдерде. Шул ук вакытта инфляциягә монетар булмаган  факторларның йогынытысы артуы турында белдерде ул.  

30
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда Татарстанстат коллегиясе узды. Аның эшендә ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов катнашты.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде. Утырышта 2012 елда “Татнефть”нең бюджет үтәлешенә нәтиҗә ясалды, агымдагы елның февраленә бюджет расланды.

Утырышта катнашучылар 2012 ел нәтиҗәләре буенча акционерлар җәмгыятенең еллык җыелышына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Директорлар советы утырышында “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды

2013 елның 29 гыйнварында "Эхо Москвы" радиосының "Большой Дозор" тапшыруында РФ Финанслар министрлыгының дәүләт әҗәте һәм дәүләтнең актив финанслары департаменты директоры Константин Вышковский катнашты.


29
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының Финанаслар министрлыгында 29 гыйнварда муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән очрашуларда 2013 елның беренче аенды җирле бюджетларның үтәлеше тикшерелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Корея Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты. Россия Федерациясенә казна мәгълүмат системалары һәм аларның тышкы мәгълүмат системасы интеграциясе өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу кысаларында, Корея Республикасы вәкилләре ТР га танышу визиты белән килде.

Корея Республикасы делегациясе составында - Корея Республикасы Стратегия һәм финанслар министрлыгының фискаль мәгълүмат системасы департаменты директоры Хьянг Ву Женг, директор ярдәмчесе Сунг Хе Ким, Корея Республикасы Стратегия һәм финанслар министрлыгының халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә координаторы Джи Ен Ким һ.б. Федераль казначылык ягыннан Корея кунакларын Федераль казначылык Административ идарәсе җитәкчесе Андрей Гурович, Федераль казначылыкның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нурәхмәтов һ.б. озатып йөрде.
Илдар Халиков кунакларны сәламләп, бүген Россия төбәге буларак Татарстан Республикасы белән Корея Республикасы арасында эшлекле элемтәләр күбәйгәннән күбәя, дип билгеләп үтте. Республикада чит ил капиталы булган компанияләр саны күп, 1300 тирәсе, шул исәптә 600дән артыгы – 100 процент чит ил капиталы белән дип белдерде ул. Татарстанда "Йокогава Электрик”, “Бош”, “Шнайдер Электрик”, “Роквул” һ.б. кебек дөньяви исемгә ия компанияләр тәкъдим ителгән.
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы Дәүләт Думасы депутатлары шундый структура өчен тагы да яхшырак туры килүче статус тәкъдим итсәләр, Росфинагентлыкны ачык акционерлык җәмгыяте формасында барлыкка китерүдә катгый тормый. Бу турыда каләм ияләренә РФ финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International