ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төрек касәбчеләре делегациясе - автокомпонентлар буенча IV рус -төрек форумында катнашучылар белән очрашты.

26
гыйнвар, 2013 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика яшьләр форумы-2012 иң яхшы проектлары күргәзмәсендә булды һәм җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты. IT-лицейда узган чарага федераль конкурс мәйданчыкларында җиңүчеләр, ТР махсус дәүләт стипендиясен алучылар, ТР Дәүләт Советы, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, вузлар ректорлары һ.б. чакырылган иде. 2012 ел Олимпия чемпионы Юлия Зарипова һәм “Голос” телепроекты җиңүчесе Динә Гарипова тантана кунагы булды.
Республика яшьләр форумы – яшьләр һәм яшьләр командасы үз проектын тәкъдим итә һәм яклый ала проектны гамәлгә ашыру өчен үз тарафдарларын эзләү инновацион мәйданчыгы һәм алар җәмәгатьчелек, дәүләт ярдәменә ия була. Форумда 16 яшьтән 30 яшькәчә яшьләр, ТР вузлары һәм ссузлары студентлары, ТР балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләр активистлары катнаша ала. 2012 ел форумы 1 июньдә старт алды һәм 3 этаптан тора. Республика яшьләр форумы финалы декабрьдә булды.

25
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы финанслар министрлыгында мәгариф учрежденияләре буенча АЦК-финансларга бюджет росписендщге средстоларны кертъ буенча видеоэлемтә системасында киңәшмә узды. Киңәшмәдә АЦК-финанслар системасына бюджет росписендщге средстволарны кертүдә төрле кыенлыкларга дучар булган муниципаль берәмлекләр катнашты. Видеокиңәшмә нәтиҗәләрендә муниципаль берәмлекләргә кирәк булган санауларны әзерләп Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгына тапшырыга киңәш ителде.

24
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Универсиаданың һәр объекты контрольдә һәм эш төгәл график буенча бара. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында республиканың ММЧ җитәкчеләре белән очрашуда белдерде.

“Татар-информ” МА генераль директоры Леонид Толчинскийның төзүчеләр Универсиаданың барлык объектларын вакытында тапшырырга өлгерерләрме, дигән соравына җавап биргәндә, ТР Президенты: “Бүген барлык сораулар хәл ителгән, эш куелган. Һәрбер объект контрольдә. Атна саен без эшнең ничек баруын график буенча карыйбыз һәм график буенча безнең барысы да туры килә. Барысы да яхшы булыр, дип уйлыйм” .

23
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Бу көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Давос шәһәрендә эш сәфәрендә. Сәфәрнең максаты – Россиянең рәсми делегациясе составында Бөтендөнья икътисади форумы ачылышында катнашу. Россия делегациясенә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкчелек итә.

Быелгы форум мәйданында барлык фикер алышулар “Тотрыклы динамизм” темасына берләшкән. Очрашуның төп шигаре – “Эшмәкәрлек барлык дөнья җәмәгатьчелеге мәнфәгатьләрендә”.

Кичә Рөстәм Миңнеханов Россия рәсми делегациясе составында форумның ачылышында катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Моннан тыш, Татарстан Президентының эшлекле очрашулары планлаштырылган. Аерым алганда, Бөтендөнья икътисади форумына нигез салган профессор Клаус Шваб белән очрашуда алга таба хезмәттәшлек перспективалары каралган.

Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетында каралган “Татарстан Республикасының 2013 елга, 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” һәм “Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан бюджет кредитлары бирү турында килешүләргә өстәмә килешүләрне раслау турында” закон проектлары реструктуризацияләү эшләре белән бәйле.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең социаль-икътисади үсешенең максатлы күрсәткечләренә ирешү мониторингы буенча россия Президенты каршындагы Комиссия утырышында катнашты. 

22
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында “ТР бюджетына федераль бюджеттан бюджет кредитларын бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау турында”гы республика законы проекты каралды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте. Утырышны парламент комитеты рәисе Марат Галиев уздырды.

Төп мәсьәлә буенча доклад белән ТР финанслар министры урынбасары Алексей Шишкин чыгыш ясады. Ул ТР бурычлары тәртибен үзгәртү турында карар 2012 нче елның ахырында кабул ителгәнлеген искәртте.


19
гыйнвар, 2013 ел
шимбә
Татарстан Республикасында 2013 елда 811 күп фатирлы йорт мохтаҗ. Бу турыда бүген ТР Хөкүмәтендә видеоэлемтә режимында республика киңәшмәсендә әйтелде.

18
гыйнвар, 2013 ел
җомга
"Газпром" ААҖ Баренц диңгезендәге Штокман газоконденсат табылу урыны өчен башка шельфлы проектлар куллана торган салым ташламаларын бирүне сорый,  дип хәбәр итте РФ Финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International