ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
24 декабрьдә Татарстан Республкиасы финанслар министры урынбасары Алла Анфимова "Яңа гасыр" телеканалындагы "Туры элемтә" тапшыруында җирле бюджетлар турында сөйләде.

24
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының бу елдагы соңгы 36 нчы утырышында “Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын беренче һәм өченче укылышларда кабул итте.


ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, бюджет параметрларын ачыклау зарурлыгы агымдагы елдага социаль-икътисади вәзгыятьне бәяләү белән бәйле. Аның нигезендә ТРның социаль-икътисад үсеш күрсәткечләре 2012 елның бюджет проекты кабул ителгәндә алынган саннардан артып киткән. Макроикътисади күрсәткечләрнең уңай динамикасы республика бюджетына керемнәрнең планлаштырылганнан күбрәк керүен тәэмин итә.

Иртәгә Татарстан Республикасы финанслар министрлыгы җитәкчелеге Биектау районында дәүләт органнарында халыкны кабул итүнең бердәм көнен уздыра. Гражданнарның сорауларына министр урынбасары Алла Анфимова җавап бирәчәк.

22
декабрь, 2012 ел
шимбә

Нык үсешле сәнәгатьле һәм шул ук вакытта яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру - Татарстан җитәкчелеге алдында торган төп мәсьәлә. Бу турыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм матбугат чаралары вәкилләре белән гадәттәге яңа ел алдында уза торган очрашуында белдерде.

2013 елда "Чиста су" программасы репсубликаның барлык районнарын колачлыячак. 43 муниципаль берлек унар миллион сум акча, Казан 55,7 млн. сум, Яр Чаллы 14,3 млн. сум алачак. Бу турыда төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Мрек Фәйзуллин 2012 елда программаларны тормышка ашыру һәм 2013 елга планнар турында сөйләгәндә хәбәр итте.

21
декабрь, 2012 ел
җомга
Бүген ТР Хөкүмәт йортында iCarnegie Learning University һәм Иннополис ИТ-университеты килешү турында меморандум имзалады. Бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Документка iCarnegie директоры Гил Таран һәм Иннополис ИТ-университеты директоры Дмитрий Кондратьев имза куйды. 
Россия Федерациясе Хөкүмәте регионнарының бюджет кредитлары буенча әҗәтләрен реструктуризацияләү кагыйдәләрен раслады.
Россиянең барлык төбәкләре вәкилләре Казан Универсиадасы кунаклары булырга тиеш. Бүген Мәскәүдә РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Универсиаданың оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде. РФ Хөкүмәте йортында узган утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ спорт министры Виталий Мутко, Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев, Казан мэры Илсур Метшин, Универсиада дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов һ.б. катнашты.
Кипр финанс министры Васос Шиарли герман матбугатында басылган утрау дәүләтенең проблемалы бюджетына дәүләт әҗәтен кичерү кирәк икәне турында язмаларның дөрес түгеллеген белдерде, дип хәбәр итте Никосиядән Афина яңалыклар агентлыгы.
Федерель һәм бирле хакимият органнары, үсеш институтлары һәм бизнес бердәм эшләгәндә генә, Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климатны къпкъ яхшыртып була. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International