ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының киңәшмәләр залында республика муниципаль берәмлекләренең финанс-бюджет палатасы вәкилләре белән киңәшмәләр узды. Очрашуда агымдагы елның беренче аенда бюджет үтәлеше буенча туган сораулар тикшерелде.

6
февраль, 2012 ел
дүшәмбе

Газ өлкәсендә өстәмә салым  йөкләнмәләре 2015 елдан алдарак  артырга тиеш түгел, дип фикер йөртә РФ финанс министры урынбасары Сергей Шаталов.

"Безнеңчә, газ өлкәсендә өстәмә керемнәр алу өчен аерем мөмкнилекләр бар. Әлеге тема әле ачык кала", - диде Шаталов, "Россия бизнесы атнасы" кысаларында узган ел саен узучы салым конференөиясендәге чыгышында.

Бюджетның салым керемнәрен арттыру турында сөйләгәндә, әлеге мөмкинлек беренче чиратта газ өлкәсендә кагыла, диде ул. "Чимал өлкәләрендә караганда мондый мөмкинлек газ өлкәсендә бар. Бу бездә бәя күтәрелү, шул исәптән газга эчке бәяләр күтәрелү белән бәйле. Димәк, газ компанияләре өстәмә керем алачак. Бу керемнәр үз тырышылык сәбәбе белән түгел, ә дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән карарга гына бәйле", - диде финанс министры урынбасары.


4
февраль, 2012 ел
шимбә
Татарстанда 2012 елда капремонт ясалырга тиешле 154 гомуми белем бирү мәктәпләр исемлеге расланган. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин видеоконференция режимында узган Татарстанда “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды” һәм мәгариф объектларын капиталь ремонтлау Законын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсендә белдерде.
Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда республика Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомство, ТР муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.


2
февраль, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Антон Силуанов: «Күбрәк "юк" дип  җавап кйтарырга туры килә»

Антон Силуанов бюджет сәяәсәтенең констерватив булуы өчен, өстәмә бәяәгә салымны керемгә салым белән алмаштыруга каршы һәм 2008 елга караганды, Россия кризиска яхшырак әзер дип ышана.  

Яңа финанс министры Антон Силуанов финанс министрлыгының стратегиясен алмаштырырга җыенмый: ведомствоның консерватизмы - тотрыксызлык нигезе. Күрәсең, аның алдында булган Алексей Кудрин шикелле, ул да бик популяр булмаган дәүләт хезмәткәре булырга җыена. Авыр карарларны кабул итәргә дә туры киләчәк, аларны халыкка аңлатып бирү зарур, ди Силуанов әфәнде.  Министр вазыйфасында "Ведомости" га биргән беренче әңгәмәсендә Силуанов бюджет чикләүләре һәм ведомство сәясәте турында сөйли.

 


1
февраль, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасында 2013 елгы Универсида уза торган спорт объектларына һәм мәйданнарына бара торган урыннарда урнашкан күп фатирлы йорт фасадларын һәм түбәләрен тәртипкә китерәчәкләр. Бүген ТР Хөкүмәт йортында киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Казанның тарихи йөзен булдыру һәм саклау өчен Горький исемендәге әдәби-мемориаль музее, Камал музей-йорты, Е.Баратынский музей-йорты, Апанай мәчете янындагы бина һ.б. кебек объектларны ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре ниятләнә.

Киңәшмәдә Ирек Фәйзуллин Казанның тарихи үзәгендә төзелә яңа объектлар турында белдерде, ТР Президенты аларны 2012 елда төзеп бетерү бурычын куйды. Шулай итеп, Федосеевская, Тельман, Мәрҗәни, Некрасов һ.б. урамнарда өлешләп төзелә торган объектлар турында мәгълүмат белдерде. Кайбер объектлар рөхсәт документларыннан башка төзелә башлаган һәм проблемалы булып санала. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры сүзләренә караганда, башкала үзәгендә төзелеш кагыйдәләрен бозуның төп сәбәбе әзер документлар булмауда.

31
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе
Татарстанда тарифлар билгеләгәндә хезмәт күрсәтү оешмаларының чыгымнары нигезлелек ягыннан тикшерелеп кенә раслагана. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2012 елга 45 юнәлештә тарифлар раслаганда оешмалар тәкъдим иткәннән барлыгы 14 млрд. 602 млн. сумны янга калдыра алган, ягъни оешмалар тарифларны шуның кадәр суммага югарырак билгеләүне тәкъдим иткән булган.

Былтыр Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе 43 утырыш үткәреп, аның тарафыннан 183 күрсәтмә кабул ителгән, тарифларга кагылышлы 5254 карар, муниципаль берәмлекләр буенча коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның 2841 түләү күләме үзгәреше индексы һәм, шулай ук, республикада торак-коммуналь хезмәтләрнең, гаиләдә ничә кеше яшәве һәм фатирның уңайлылыгына карап, 4 төр пакеты (минималь, уртача, тулы, максималь) буенча 947 муниципаль берәмлек киселешендә торак урын һәм коммуналь хезмәтләргә түләүнең төбәк стандартларының 56820 күрсәткечен расланган.

30
гыйнвар, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Анда компаниянең 2011 елда бюджеты үтәлеше тикшерелеп, 2012 елның февраленә бюджет расланды.

Утырышта Мордва-Кармал нефть ятмасын эшкәртүнең торышына кагылышлы хисап тыңланды. Акционерлык җәмгыятенең 2011 ел йомгаклары буенча гомуми җыелышын әзерләү белән бәйле мәсьәләләр каралды, “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр күтәрелде.

27
гыйнвар, 2012 ел
җомга
Петербург шәһәреннән генә калышып, ил күләмендә 4 нче урын алган. Республикада 2011 елда 2 млн 396 мең кв. метр мәйданда торак төзелгән булса, быелгы план йөкләмәсе тагын да зуррак – 2 млн 480 мең кв метр мәйданны сафка бастырырга кирәк.

26 гыйнварга республикада еллык бирем 6 процентка үтәлгән – 137,3 мең кв метр өлгертелгән. Шуның 42,4 мең кв метры социаль ипотека программасына, 45 мең кв метрга якыны күпкатлы инвестицион торак төзелешенә, 50 мең кв. метры азкатлы төзелешләргә карый. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.


26
гыйнвар, 2012 ел
пәнҗешәмбе

РФ финанс министрлыгы  салым органнары финанс ведомствосына евробондлар буенча эре түләүләргә салым салынуы хакында аңлатма бирү турында мөрәҗәгать иткннән соң россия евробонды эмитентлары белән консультацияләр үткәрә, диде Bloomberg агентлыгына финанс министры урынбасары Сергей Шаталов.


24
гыйнвар, 2012 ел
сишәмбе

РФ Финанс министрлыгы федераль контракт системасы турындагы закон проектына икенче исем бирергә һәм Бюджет кодексы белән тәңгәлләштерергә тәкъдим итә.

РФ финанс министры Антон Силуанов сишәмбе көнне Федерация Cоветында узган контракт системасы буенча киңәшмәдә әлеге документ буенча берничә хәл ителмәгән мәсьәләләр бар дип белдерде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International