ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Республика икътисадын тәшкил итүче төп өлкәләрнең берсе булып, элеккечә агросәнәгать комплексы кала. Безнең өчен барлык юнәлешләр дә мөһим – эре авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермерлык хуҗалыклары һәм халыкның шәхси йорт хуҗалыклары үсеше дә күз уңында. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык Юлламасында билгеләп узды.

Утырыш киңәйтелгән составта узды. Анда федераль һәм республика хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, иҗтимагый, дини оешмалар, профсоюзлар, бизнес, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, ММЧ вәкилләре – барлыгы 700 гә якын кеше катнашты.

Honeywell  корпорациясе Татарстан Республикасы белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксына. Бу турыда Honeywell  корпорациясенең Россиядәге, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыштагы президенты Норм Гилсдорф ТР Премьер-министры Илдар Халиков белщн очрашу вакытында.

12
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы финанс министрлыгында өстәмә белем бирү учрежденияләренә йөргән балаларның төрле түгәрәкләр һәм секцияләргә йөрүен автомат рәвештә исәп-хисаплау кертү буенча видеоэлемтә режимында киңәшмә узды.

11
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова 2013 елда Казанда ухачак XXVII дөньякүләм җәйге Универсиадага әзерләнү һәм уздыру вакытында пассажирларны йөртү өчен автотранспорт сатып алу мәсәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Билгеле булганча, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, агымдагы елның апрель аенда ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшләтеп җибәрелгән иде. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә ул шактый популяр, түбәндәге саннар шуны раслый. Биш айга якын вакыт эчендә “Халык контроле” системасы аша 3 меңгә якын заявка теркәлгән, 2999 мөрәҗәгатькә 48 мең кеше теләктәшлек белдерергә өлгергән. Белдерелүләргә 14 мең 728 комментарий урнаштырылган, түрәләр һәм төрле оешмаларның эшчәнлегенә 5 мең 435 бәя куелган. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина җиткерде.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә заявкаларның өчтән бер өлеше, ягъни 901е чишелеш тапкан. 362 мөрәҗәгать буенча төгәл үтәлү вакыты билгеләнгән, 505 шикаятькә “Нигезле инкарь” статусы куелган. Заявкаларның күпчелек өлеше, 1227 се эшкәртү стадиясендә.
Бүген Татарстанга эшлекле сәфәр белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәт (ФАС) җитәкчесе Игорь Артемьев килде. Аны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, башка рәсми затлар каршы алды.

Исегезгә төшерик, Игорь Артемьев Татарстан башкаласына “Россиядә Конкуренция көне” халыкара чарасында катнашу өчен килде (2012 нче елның 11 - 13 нче сентябре). Чарада катнашырга Австрия, Әзербайҗан, Казахстан, Литва, Португалия, Төркия, Украина, башка илләрнең конкурентлы ведомство җитәкчеләре, шулай ук Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы, БРИКС, Европа комиссиясе, Евразия икътисад комиссиясе, БДБ Башкарма комитеты вәкилләре чакырылган.


10
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе

АКШ финанс министрлыгы үзенең American International Group Inc. гади акцияләр пакетының зур өлешен базарда сатуны башлый һәм сату ярдәмендә $18 млрд. доллар алырга исәпли, диелә финанс министрлыгы пресс-релизында.

AIG үзе исә акцияләрне урнаштыргач $5 млрд лык акцияләрне сатып алырга әзерлеген белдерде.

2012 елның 8 сентябрендә, шимбә көнне, Татарстан Республикасының хакимиятнең башкарма органнары аппараты һәм дәүләт органнары хезмәткәрләре арасындагы II Спартакиада кысаларында "Ватан" стадионында футбол буенча ярыш узды. 

8
сентябрь, 2012 ел
шимбә
Көньяк Корея Хакимияте ил икътисадына авырлык китеръче экспортны арттыру максаты белән эчке базарны стимуллаштыру өчен 5,2 млрд. доллар бүлеп бирә. Сеул автомобиль һәм торак сатып алуга салым ташламалар кертергә ният итә.

7
сентябрь, 2012 ел
җомга

Греция финанс министры өчлек инспекторларына илнең алдагы ике елда дәүләт чыгымнарын тагын 11,5 млрд. еврога киметү планын күрсәтте. Әлеге программасыз греклар Европадан бүтән ярдәм ала алмыячак һәм банкротка сыгачак.

Документ Греция өчен тагы да катырак саклы булуны аңлата. Дәүләт секторында тагын хезмәт хакы һәм пенсяиләр кими. Әкеренләп 40 мең дәүләт хезмәткәре кыскартылачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International