Россия Федерациясе субъектларының 2022 елда бурыч тотрыклылыгы төркемнәре буенча классификациясе басылып чыкты.
Кадерле Татарстан Республикасы финанс хезмәте ветераннары!
Сезне ихлас күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!
Сез үзегезне республиканың финанс системасы өлкәсендә армый-талмый хезмәт итүгә багышладыгыз, Татарстан үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттегез. Илебезнең финанс системасы нык һәм аның киләчәге лаеклы булсын өчен күп эш башкардыгыз. Янәшәбездә булуыгыз өчен мең рәхмәт.
Бүгенге бәйрәм белән котлап, Сезгә иң мөһиме – нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия телим! Яныгызда һәрвакыт яратучы һәм кайгыртучан балалар, оныклар, дуслар булсын.
Тагын озак еллар бәхетле тормыш итегез!
2023 елга һәм 2024 - 2025 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Якын арада документ профильле комитетларга алдан карау өчен тапшырылачак, һәм парламентта республиканың Төп финанс законы турында киң фикер алышу башланачак.
«Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 2025 елга кадәр «Татнефть» төркеме персоналына идарә итүнең яңартылган стратегиясе каралды.
Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясен бирү комитеты Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясен алуга документлар кабул итүне дәвам итә.
Татарстанда быел «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәвам итте. Аның буенча ел башыннан эшкуарларга ярдәм итүгә барлыгы 4,5 млрд сум бүлеп бирелгән.
Акчалар ташламалы финанслау, поручительлек программаларына, субсидияләр түләүгә һәм мәгълүмати һәм консультация ярдәменә бирелде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Закон проекты агымдагы ел нәтиҗәләре буенча керемнәрне 50,1 млрд. сумга арттыруны күздә тота һәм бюджетның чыгым өлешенә беренче чираттагы юнәлешләргә 22,5 млрд. сум кертә.
Бюджет проекты бюджет сәясәтен нормальләштерүне һәм 2025 елда бюджет кагыйдәләренә акрынлап чыгуны исәпкә ала.
Инвестицион кредитлауның сынау программасы буенча ставкалар кече һәм микропредприятиеләр өчен 4% ка кадәр һәм урта бизнес өчен 2,5% ка кадәр кимеде. "1764" программасы буенча ташламалы кредитның максималь ставкасы хәзер 10,25% тәшкил итә. "ПСК" кредит программасы буенча башлангыч ставка 10,5% ка кадәр кимеде. Ставкаларның кимүе Россия Банкының төп ставкасын үзгәртү нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Россия Финанс министрлыгы "кредит каникуллары" өчен банкларга гражданнарның мөрәҗәгать итү вакытын 2023 елның 31 мартына кадәр озайтуны күздә тоткан карар проектын әзерләде